Элеккеге Саклык поселогында өмә үткәрделәр
Элеккеге Саклык поселогында өмә буласы турында күптән әйткәннәр иде. Әлеге чара кичендә аны оештыручыларның берсе Рәфыйк Госмановка шалтыраттым, “Сез инде авылга кайтып кунасыздыр?“ - дидем. Рәфыйкның җавабыннан соң уңайсыз булып китте: -Юк шул, Саклык юк бит инде, зиратка кайтабыз, шуннан китәбез.
Әйе, аларны аңлар өчен үзеңне алар урынына куеп карарга кирәктер. Хәер, алай да саклыкларның уй-хисләрен, кичерешләрен аңлап бетереп булмыйдыр, оясыз калган кош кебек, монда туганнар үз нигезләрен эзлиләр, хәтерне яңарталар. Рәфыйк әйткәнчә, иң әүвәл зиратка кайталар. Бу изге урында инде берничә ел өмә уздырганнар. Бүген дә каберләр өстен чистартканнар. Әмма зиратта җыештырасы урыннар күп әле. Аннан да бигрәк койма тотасы бар. Бүген бу эш турында да киңәш тоттылар. Чыгымнарны каплауда җирлек Советы булышканлыгына өметләнәләр. Үзләре дә читтә калмаслар анысы. Авыл тарихы турында китап та чыгармакчылар.
Моннан 90 ел элек Кармыштан Ногман Минегулов һәм Фәйруш Шараповлар табигатьенең бик матур урыннарында яңа нигез коралар. Лотфулла Галәүтдинов та беренче килүчеләрдән. Соңрак Саклыкта йортлар саны 27гә җитә. Инде аларның берсе дә калмаган. Игътибар калмагач, халык Әлмәт, Бөгелмә якларына, ә яшьрәкләр Яр Чаллыга, Түбән Камага күченеп китә. Китәләр, әмма туган җирләрен онытмыйлар.
1947нче елга Камил Галәүтдиновның Саклыктан киткәненә инде 50 ел була.
-Авылга ел саен кайтам, ди ул. -Зиратка керәм, якыннарым, якташларым рухына дорга кылам. Урыннар бик матур монда, курорт өчен менә дигән. Элек бездә, Шушма елгасы буенда бик куәтле су тегермәне, яшелчә бакчасы, башлангыч мәктәп, ферма да бар иде. “Красноармеец“ дигән колхоз да оештыралар. Хәзер алар турында еш сагынып искә төшерәбез.
Фирдәвес Габдуллина болай диде:
-Ашкынып кайттым быел да. Якташларыма, учак ягып, пылау пешердем. Самавыр чәе дә өлгерттек. Инде бергәләшеп үткәннәрне яңартабыз. Бүгенге очрашу безгә бик тансык.
Зәйтүнә Хәммәдиева:
-Инде 40 ел Лашманда яшим. Саклакта 1930нчы елда туганмын. Ничә ел үтсә дә, мондагы хатирәләр йөрәк түрендә, сагындыра, билгеле. Элек поселокка үтү өчен ел саен буа буаладылар, шуннан чыбык ташыган вакыт искә төшә. Әти мондагы зиратта җирләнде, әни – Яшәүчедә.
Оештыручыларга рәхмәт. Үзем бүгенге тормыштан канәгать. Эшкә иренмәдем, тырыш булдым, шуның өчен Мәскәүгә кадәр бәйрәмнәргә җибәрделәр.
Фидания Шәһвәлиева:
-Бүген монда 88 яшьлек әнием – Мнзифа да килергә бик ашкынды, тик алып килә алмадык, исәнлеге чамалы. Зиратта өмә, аннан соң су буенда табын көйләп утыруыбыз – яхшы гамәл. Әлеге чараны Рәфыйк Госманов белән бер авырсынмый оештырабыз. Миндә авылдашларның барысы турында да мәгълүмат бар, телефоннарын да белештем.
Саклыкта әти кибетче булып эшләде. Яшь вакытта аның белдән атка утырып Шенталага товарга барган чаклар истә. Хәер, искә төшерә башласаң, барысы да кичә генә кебек иде.
Тирә-ягында гөрләп су агучы, агачлыклар эчендә, тау сыртында, Елховой белән Яшәүче арасындарак урнашкан элеккеге Саклык поселогы 90 яшьлек юбилеен менә шулайрак үткәрде. Киләсе елда тагын очрашырга килештеләр.
Әлеге чарадан күбрәк фотоларны газетаның nashcheremshan.ru сайтында карап була.
Җан авазы
Пар аккошлар йөзә кара күлдә
Алар да бит сагынып кайталар
Юк шул инде авылым, юк шул...
Алсу таңнар синсез аталар.
Каршы таулар, кузай болынгнары
Сездә калды яшьлек эзләрем,
Аерылгач туган нигезләрдән
Сагышларга ничек түзәрсең?
Хәтеремдә барлыйм таныш капкаларны
Әнкәй чыгар кебек каршы алырга.
Хисләр ташый язгы дәрья сыман
Сыймагандай Шушма ярына.
Сиңа кайтам авылым, очып кайтам
Гүя канат ике иңемдә.
Чал башымны куеп газиз туфрагыңа
Сәҗдә кылам туган нигездә.
Туган авылым, назлы бишегем
Хәтеремдә мәңге калачак.
Буш урамыңны йөрим иңләп
Янәшәмнән атлый балачак.
Рәфыйк Госманов.
Күбрәк фото: Элекеге Саклык поселогында якташлар очрашуы (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев