Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Дүрт бертуганның берсе генә кире кайта

    Туган илебезнең теләсә кайсы почмагында яшәгән һәрбер гаиләдә Бөек Ватан сугышы турында истәлекләр саклана. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаганда шуларны барларга булдым. Бүген әлеге канэчкеч сугыш ветераннары бармак белән генә санарлык калды, инде аларның балалары да олы яшьтә.

    22 ел элек арабыздан киткән Туймәт авылында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Мингата Әхмәтҗанов турындагы истәлекләрне барлау өчен аның улы Фәргать абый  белән элемтәгә кердем. Ул үзе белгән хатирәләре белән уртаклашты.

    “Әйе, яшь вакытта, әти исән чакта, ничектер бу хакта уйланылмаган, ул сөйләгәннәр хәтердә аз сакланган. Бөек Ватан сугышы еллары артта калган саен ул хактагы истәлекләр тоныклана бара шул.  Оныгыбыз “Минем нәсел – минем байлыгым” темасына тикшеренү эше яза башлагач та хәтер төпкелендә “казынырга” туры килде.

    Әти 1910 елгы иде, 87 яшенә кадәр яшәп арабыздан китте. Аны  сугышка 1941нче елның июлендә алалар, әни ике бала белән, өченчесенә авырлы булып кала. Нургаяз абый әти китеп ике ай узгач туа. Алар башта өч ай Суслонгер лагеренда өйрәнүләр узалар. Сталинград, Курск дугасы сугышларында катнаша, пулеметчы була әти, Курск дугасы бәрелешләрендә авыр яралана, умыртка баганасына мина кыйпылчыгы эләгә. “Яу кырыннан командирым  урман читенә кадәр алып чыкты, аннан мине ике санитарга тапшырды. Госпитальгә алып кайтканда, бер санитар яраланды, ул исән калмады,”- дип әтинең сөйләгәне истә. 

    Реклама

    Госпитальдә температурасы нык күтәрелә, шуңа башка җиргә күчерә алмыйлар, бик ялынып сорагач кына аны Мәскәүгә озатырга булалар. Яралыларны төягән машиналар ерак та китәргә өлгерми, немец самолетлары госпитальне бомбага тоталар. Әти Мәскәүдә, аннан соң Казан госпиталендә дәвалана. 1943 елның июнендә авылга кайта. Ул  Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Мин бәләкәй вакытта әтинең яраланган умыртка баганасы эренләп торганы хәтердә, соңрак ул урында бармак сыярлык чокыр булып төзәлде.

    Әти МТСта трактор бригадасы бригадиры булып эшләде, пенсиягә чыккач авылда мулла булып торды. Сугыштан кайткач тагын дүрт бала – ике абый, мин һәм сеңлем туа. Бүген инде иң бәләкәебезгә дә 65 яшь.

    Әхмәтҗановлар дүрт бертуган сугышка китәләр, тик әти генә әйләнеп кайта. 1912, 1919 һәм 1923 елгы энеләрен 1941-1942 елларда ук бер-бер артлы сугышка алалар. Бер энесенең кабере билгеле, ә икесе хәбәрсез югала.”

    фото: архив

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: