Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Документы бар, юлы да булыр

Шушы көннәрдә муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин бушлай җир участогы алырга хокуклары булган күп балалы гаиләләргә таныклыклар тапшырды. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына бушлай җир участогы алу буенча күп балалы гаиләләрдән безнең район буенча барлыгы 105 гариза кергән. 42 гаилә бушлай җир участокларыннан баш тарткан. Нигездә, авылларда яшәүчеләр җир участокларын...

Шушы көннәрдә муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин бушлай җир участогы алырга хокуклары булган күп балалы гаиләләргә таныклыклар тапшырды.


Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына бушлай җир участогы алу буенча күп балалы гаиләләрдән безнең район буенча барлыгы 105 гариза кергән. 42 гаилә бушлай җир участокларыннан баш тарткан. Нигездә, авылларда яшәүчеләр җир участокларын кирәксен-миләр икән. Чирмешәндә, Амур ягында, элеккеге аэропорт урынында 40 гаиләгә җир участоклары бүлеп бирелгән, хуҗалары аларны рәсмиләштергәннәр дә инде, бүген таныклыклар алалар.

"Дәүләт күп балалы гаиләләргә бушлай җир участогы биреп зур ярдәм күрсәтә,- диде район җитәкчесе. -Бүген авылларда да яшәү өчен бөтен шартлар бар. Бу участоклар янында киләчәктә юллар да салачакбыз, газын да, суын да кертәчәкбез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined күп балалы гаиләләргә таныклыклар

2
X