Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Вячеслав Тимофеев: “Чүп җыючыга һәйкәл? Юк инде, анысы артыграк булыр”

Бернинди романтикасы да, уч тутырып алырлык, кызыгырлык акчасы, “престижы” да юк аның эшенең. Әмма әгәр аның кебекләр булмаса...

 

Ир командировкага киткәч...

Аларның эшендә кызыклы хәлләр дә чыгып тора.

-Былтыр эш көне ахырында полигонга район авылларының берсеннән ике хатын-кыз килде һәм бездән “шундый-шундый пакет  күрмәдегезме, алмадыгызмы?” - дип сорадылар. Юк, дибез. Тегеләр чүпне кайда бушатканыбызны белешеп, шунда пакетларын эзли башладылар, - дип сөйли чүп ташу машинасында эшләүче Вячеслав Тимофеев. - Баксаң, ире командировкага киткәч, бу хатын-кыз, сеңелесе һәм аның ире белән, гараж җыештырганнар. Шулвакыт, ялгыш, гаилә башлыгы җыеп куйган кыйммәтле запас частьне  дә чүпкә ташлаганнар, шуны эзләргә килгәннәр икән. Тәки таптылар бит пакетларын. Чирмешәндә дә бер хәл булды. Нефтьчеләр бистәсе урамнарының берсендә яшәүче хатын-кыз килгән: “Сумка тапмадыгызмы?” – ди. Грузчикларга да, миңа да андый сумка күзгә чалынмады. Бу соңгы рейс иде. Аңа чүпне кая бушатканыбызны күрсәттек тә, кайтып киттек.  Бергә эшләүче егетләр аннары әйттеләр, әлеге хатын, без китүгә, тапкан сумкасын, документлары, ачкычлары шунда булган, ялгыш чүплеккә ташлаган.

-Чүплектә яшәп, андагы “бизнес” белән көн күрүчеләр хакында телевизордан да күрсәткәлиләр. Монда гамәлгә яраклы ни дә булса табыламы соң?

-Белмим, минем моннан өйгә әйбер алып кайтканым юк. Дөрес, берара, заманча телевизорлар чыккач, халык аларның “ламповыйларын” ташлый башлады, кайберләре эшли торган була иде. Безнең эштәге ял бүлмәсендә, бәлки, шуларның берсе торадыр да әле. Эшләгәннәрен төсле металлга  сүтеп тапшыра идек. Радио, магнитофоннар  очраштыргалады. Тикшереп карыйсың да – эшли кебек. Дөрес, металл азайды хәзер, юк диярлек.

Ап-ак сөт ташымасак та

Контейнерлардагы чүпне озаграк  алып китмичә торсыннар әле, тавышы тиз чыга. Бер чисталыкка күнеккәч шулай инде. Кайвакыт чүпне алып китеп өлгермиләр, аны җыючылар артыннан ук контейнерларны ике-өч сәгать эчендә дыңгычлап тутырып та куябыз. Ни генә салмыйбыз бит анда, акчасын түлибез, янәсе... Язмам чүп җыючылар хакында. Шуларның бер вәкиле - Вячеслав Тимофеев белән сөйләшеп, аңа ияреп, район үзәгендә бераз чүп тә җыеп алдым, эшләренең “эчен-тышын” белештем.  

Вячеслав Георгиевич чүп җыю машинасын йөртә. Монда килгәнче, Әлмәттә торып, нефтьчеләрдә эшләгән. Гаиләсе авылда яшәгән.

-Вячеслав, нефть тирәсендә хезмәт хакы начар булмагандыр, “кара алтынны”  шулай чүпкә алыштырдыгызмы?- дим аңа.

-Әйе, анда күбрәк ала идем. Аның каравы, хәзер гел гаиләм янында, өйдә. Биш көн эшлим, биш көн ял итәм. Балаларны тәрбияләргә кирәк, гаиләм – мөһимрәк.

-Ярый алайса, шулай да чүп җыючы эше ничектер, йомшаграк итеп әйткәндә, дәрәҗәсезрәк, диимме.  Кеше чүбен җыеп йөре әле син. Җәйләрен исе генә дә ни тора?!

-Мин алай уйламыйм, кимсенмим дә, элек нефть ташыдым,  аның сасы күкерт исе кабинага тула, киемгә сеңә. Әйе, монда да ап-ак сөт ташымыйбыз инде дә. Гел чиста эш түгел, нишлисең бит, безгә кайда да эшләргә. Төяүчеләргә тагын да авыр. Нинди генә йөк күтәрергә туры килми аларга. Җәйге кызуларда чыгарган чүп тиз әчи, исләнә. Без,  машина йөртүчеләр, күбрәк кабинада гына.

Белешмә: Вячеслав Георгиевич Тимофеевка 43 яшь. Күрше Самара өлкәсе Шентала районының Чирмешәннән 14 километр ераклыктагы Иске Афонькино авылыннан йөреп эшли. Бездә 2016 елдан бирле хезмәт куя. Хатыны Олеся Ивановна белән өч бала үстерәләр: берсе - студент, ике балалары - мәктәп укучылары. Хатыны  авыл китапханәчесе һәм мәктәптә математика фәнен укыта.

“Кара Чишмә әбисе кайнар күмәч белән сыйлады”

-Кайвакыт халыктан “эләгә” дә инде үзегезгә. Гел мактап кына тормыйлар чүп җыючыларны.

 -Беләсезме, төрле кеше бар. Бервакыт, безнең эшебезне күреп, Иске Кадида бер ир-ат яныбызга килде. Өр-яңа, упаковкасы да ачмаган җылы спецовка алып чыккан. “Алыгыз, егетләр, сезгә кирәк булыр”, дип  шул киемнәрне безгә биреп җибәрде. Себер якларында эшләп кайткан нефтьче булып чыкты бу агай. Бер грузчигыбыз киеп карады, чап-чак. Андый мәрхәмәтле, рәхмәтле кешеләр күп, бигрәк тә әбиләр. Бәркәтәдә бер әби безне күргән саен рәхмәт әйтә. Шул ук авылдан бер бабай, шофер булып эшләгән бугай ул, сезгә кирәгер дип өр-яңа диярлек болтлар, гайкалар бирде, чынлап та, ярарлыклары байтак иде. Ә-ә, тагын бер хәл искә төште. Кара Чишмәдә, әле беренче ел гына эшлим,  бер бабай чирләп яткан. Аның кулланылган памперслары шактый җыелган, күрәмсең. Чүпкә чыгарырга яхшысынмаганнардыр инде, бу хакта әйткәч, без бу памперсларны төяп алып киттек. Әбинең шуңа күңеле булып, яңа гына мичтә пешкән күмәч, тәм-томнар алып чыгып сыйлады.

-Безнең якныкы булмасагыз да, авылларны яхшы беләсез.

-Әйе, районда мин бармаган авыл калмады бугай.

Полиция кирзовый итек эзләгән

-Киноларда чүплекләрдән җинаять эзләрен табалар.

-Бер елны безнең  тикшерүчеләр дә контейнердан  кирзовый итек белән климатичкамы, кожанкамы эзләделәр, берәр җинаять белән бәйле булгандыр инде бу хәл,- диде Вячеслав.

-Чүп күпме?

-Беренче елларымда алай ук түгел иде, хәзер бермә-бер арта бара. Сабак, чәчәк калдыкларын күп чыгаралар. Буе-буе белән агач, ул агачны бераз вакласыннар иде дә. Шул ук вакытта бар шундый кешеләр - машинага килеп алырга уңай булсын өчен, кышларын контейнер тирәсендәге карны көрәп торалар.

-Контейнерлар кайда “баерак”?

-Һаман да шул район үзәгенең төньяк урамнарында. Менә мин аннан  атнасына биш машина әрҗәсе чүп җыям, тыгызлап төялгән бит бу. Көз көне  чүп арта. Помидор,  кыяр, бәрәңге, алманың иге-чиге юк. Кызу көннәрдә ул ачып чыга, ага. Югыйсә, чокыр казып бакчага күмсәң дә була, шунда чери бит.

-Чүпне элек полигонда аралыйлар иде.

-Сортировкалау, аралау яхшы инде. Менә ул пластик яки пыяла шешә кайчан чери? Хәтерлисездер бит, элек шешәне җыя, аннары кибеткә илтеп тапшыра идек. Макулатура, тимер-томыр - кем күбрәк тапшыра, ярышып җыйдык. Бала чакта урамда яланаяк йөгерә идек, пыяла юк иде, хәзер йөгереп кара.

Экология, әйләнә-тирәбез чиста булырга тиеш. Матур сүзләр итеп кабул итмәгез, без киләчәк буынга, балаларыбызга, оныкларыбызга саф һава, чиста тирәлек тапшырырга тиешбез.

Бабайның бала киемнәре

-Безнең халык бик запаслы. Исем китә, хәзер дә әллә кайчангы  киемнәр ташлыйлар. Чормаларда күп еллар саклаганнардыр инде. Иске киемнәр, совет заманындагы сандалийлар. Бер генә пакет түгел, әллә ничә, капчыклап-капчыклап. Бер әби хәзер үзе дә бабай булган 1970 нче елгы улының бала чактагы киемнәрен бүгенгә кадәр тоткан. “Кирәкмәгәнен ташларсыз, ярардыен кул сөртергә алырсыз”, - диде.

 -Машинагыз ничек?

 -Яңа түгел – 2015 елда “туган”, ярый, зарланмыйм, гидравликасы яхшы. КамАЗыбыз чыдам, напарник белән бертуктамый диярлек эшләтәбез. Менә мин биш көнлек сменамда  кайбер атналарда барлыгы 700-800 километр юл үтәм, көненә 2-3 рейс ясыйм.

Вячеслар Георгиевичның өендә  дә эш күп. Алар биш баш мал асрыйлар. Моңа кадәр сыер да тотканнар. Өстәвенә, биш бакча: өчесендә -  печән, икесендә бәрәңге үстерәләр.

Чүп җыючыга һәйкәл?

Интернеттан карадым, дөньяның әллә ничә илендә урам себерүчегә һәйкәл куйганнар. Ниндиләре генә юк. Шуның белән бәйләп, Вячеслав Герогиевичтан:

-Чүпне җыючылар да һәйкәлләргә лаектыр? – дип сорадым.

-Эшебез авыр, әлбәттә. “Памятник, дисезме, нет, наверное, это уже слишком”, - дип көлде. - Берсендә парикмахерскига кергән идем. Андагы кызлар: ”Мы делаем красоту”, - диләр. “А мы чистоту”,- мин әйтәм. Кайда эшләгәнемне белештеләр дә, көлештек.

Маркабызны төшермик

Белешмә: Безнең район авылларыннан каты көнкүреш калдыкларын җыючы җәмгыять чүпне алты махсус автомашина – 2 КамАЗ, 4 МАЗ  белән  ташый. Чүп 41 торак пункттан график буенча җыела. Җәмгыятьтә 30 кеше эшли, көненә, техникада, 20 хезмәткәр чүп җыярга чыгып китә.

Каты көнкүреш калдыклары полигоны  мастеры  Валерий Тимофеев әйтүенчә,  полигондагы чүп һәр метр саен җир белән капланып изоляцияләнә, моны янгын куркынычсызлыгы максатында шулай эшлиләр. Биредәге хезмәткәрләрнең халыкка үтенече: агачларны контейнерлар янына төярлек ясап ваклап чыгарсыннар иде. Савытлар таш, туфрак, тирес өчен түгел. Монысын әйтергә теләмәсәләр дә, чүп савытларына хәтта бәдрәф калдыкларын чыгаручы адәмнәр дә бар икән.

Монда эшләүчеләрнең яртысы Самара өлкәсе авылларыннан. “Сезнең район авыллары төзек, матур, халкыгыз яхшы”, диләр алар. Инде дә чүп тирәсендә тәрбиясезлегебезне күрсәтеп, күршеләребез алдында шушы югары маркабызны төшермәсәк иде.

  

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев