Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районда

Чирмешәннең Сабантуй чишмәсендә самавыр куйганнар

Район Сабан туйлары үтә торган стадионга керү юлындагы Сабантуй чишмәсе янында муляж самавыр ясап куйдылар.

Самавыр гына түгел, бирегә килүчеләр ял итеп алырлык утыргыч, өстәл дә урнаштырганнар. Юлларга вак таш түшәлгән, беседканы, коймаларны яңартканнар. Дөрес, ел да диярлек вандаллар һөҗүменә дучар булган аю сыннарын сүтәргә туры килгән, аларны төзәтерлек түгел, ди.

Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Шәйхетдинов әйтүенчә, чишмә тирәсен төзекләндерү эшләре  халыктан җыелган үзсалым акчаларына башкарылган.

Район үзәгендә яшәүче ветеран педагог Галина Борисова чиста суны алты еллап гел шуннан ала икән.

 -Суы тәмле, йомшак. Рәхмәт, чишмә тирәсен матурайттылар да. Аюларны сүтүләре кызганыч әлбәттә. Монда ясалганнарны, кеше хезмәтен кадерләп саклыйк. Әлеге урын яшьләребезне үзенә тарта.  Белүемчә, чишмә тирәсен мәктәп укучылары җыештырырга булыша. Безнең халык матурлыкны ярата ул, - ди Галина Ивановна.

Төрле кеше бар, әнә яңа өстәлне урнаштырганның икенче көнендә берәүләр аның бер тактасын кубарып ташлаганнар, аны янә беркетергә туры килгән.

Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч матур,изге урын.Шуны бергэлэп гел шулай саклыйсы иде.Рэхмэт чистартып, ясап куючыларга.