Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең яшь гаиләләре “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылды

“Хәтер бакчасы” барлыкка килде “Орион” яшьләр үзәге хезмәткәрләре дә “Хәтер бакчасы” Халыкара акциясенә кушылдылар.

Бу көнне үзәк янына утызлап кеше җыелды. Яшь гаиләләрнең балалары белән килүе куанычлы. Акциягә район башлыгы Рамил Айбатов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов та гаиләләре белән кушылды. Сигез гаилә Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары, махсус хәрби операциядә булучылар истәлегенә агачлар утырттылар. Яшьләр үзәге бакчасында миләш, шомырт һәм нарат агачлары тамыр җибәрәчәк.

–Һәр гаилә үзләре утырткан агачка фамилияләре язылган табличкалар беркетте. Бу аларга киләчәктә дә бирегә килеп, үз үсентеләрен тәрбияләп, күзәтеп торырга мөмкинлек бирә, – диде үзәк хезмәткәре Венера Жораева.
Чара ахырында волонтерлар катнашучыларга Георгий тасмалары тараттылар.

Венера Жораева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев