Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең “Чишмәкәй” бакчасында Әниләр көненә багышлап чара уздырганнар

“Чишмәкәй” балалар бакчасында (Чирмешән) “Чемодандагы музей” исемле чара узган.

- Бу чарада тугыз гаилә катнашты. Якташларыбыз элеккеге чемоданнарда сакланучы борынгы, истәлекле әйберләр алып килгәннәр иде. Балалар чемоданнарны, алар эчендәге әйберләрне кызыксынып карадылар, алган тәэсирләр көне буена җитте, - ди бакча мөдире Гөлфия Ибәтова. – Ахмәтҗановлар гаиләсе хәтта ике балага да ике чемодан тутырганнар. Алар фотога төшерү белән дә шөгыльләнгәннәр икән. Раян Мортазинның әти-әнисе элеккеге яңа ел уенчыклары, открыткалар җыйганнар. Айназ Гыйләҗева чемоданында галуш, лампа, чабата бар иде. Вероника һәм Елизавета Матвейчевалар әйберләре дә бер генә чемоданга сыймаган: акчалар, үлчәү жиһазлары, сәгатьләр... Һәрбесенең үз тарихы. Тимур Саттаровның кечкенә “музеенда” солдат костюмы - формасы, альбом, грамоталар урын алган. Нурия Мортазина әти-әнисе чиккән, теккән әйберләргә өстенлек биргән. Ранель Әхтәмов чемоданында элеккеге үтүк һәм музыкаль пластинка күрдек. Форсаттан файдаланып, әлеге чарада катнашкан, вакытларын кызганмаган, балалары белән бергә шундый мавыктыргыч эш башкарган ата-аналарга рәхмәтемне җиткерәм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев