Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр туйлар ясый, исем куштыра, бакчада эшли

Якташларыбыз арасында чит илгә ялга бару җаен табучылар да бар.

Ләйсән Гыйләҗетдинова: –Бу атналарда күңелле мәшәкатьләр белән йөрдек әле. Кызыбыз Ленараны кияүгә бирдек. Киявебез Фәнил үзебезнең авыл егете, җыйнак кына туй иттек. Улыбыз Данис студент булды, Казан авиация институтына бюджетка узды.

Лилия Шәйхетдинова: –Әле менә күптән түгел генә өченче кат әби булдым. Улыбыз Рәмис белән киленебез Сабинаның өченче сабыйлары – уллары Миран туды, аңа исем куштырырга җыенабыз. Әле отпускада, Төркиягә барып кайтырга да җай чыкты, юбилеема балалар, ирем шундый бүләк ясадылар.

Валентина Фадеева: –Мин декрет ялында, улыбызны балалар бакчасына бирдем, иртәм аны бакчага җыю белән башлана. Бу көннәрдә суган алдык. Мин гөлләр үстерергә яратам, өйдә дә, бакчада да чәчәкләр күп. Тагын бер шөгылем – тегү, аңа да вакыт табам.

Светлана Әхтәмова: - Яңгырларга кадәр суган, сарымсакларны җыеп алдык. Суган быел ваграк, ә менә сарымсак уңды. Кыяр, помидорлар өлгерә. Оныклар каникулга кайтты, алар белән көннең үткәне дә сизелми, быел җәй аеруча тиз узды кебек. Пенсиядә булсам да, буш вакыт юк. Иртәм зарядкадан башлана. Кыш көннәрендә панно ясыйм, сумкалар бәйлим.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев