Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр дә солдатларга оекбаш бәйлиләр

Районда да дистәләгән хатын-кыз, мобилизацияләнгән якташларыбызны, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларны елның салкын вакытында җылыту өчен, кулларына бишэнә алды.

Лашман, Бәркәтә, Туймәт, Әмир, Яңа Элмәле һәм башка авылларда да “Солдатларга оекбаш бәйлибез” акциясенә актив кушылдылар.

Әмир авылында күпләп сарык асраучы бер генә хуҗалык - Исмәгыйль һәм Гөлсинә Сафиннар биргән сарык йонын хатын-кызлар авыл китапханәсенә җыелышып бергә эшкәрткәннәр.

-Йонны әүвәл бергәләшеп яздык, аннан соң аны эрләп, җепләреннән оекбашлар бәйләдек, - диде китапханәче Гөлшат Әгъләмова.

- Безнең оекбашларыбыз солдатларга барып җитеп, аларны җылытсыннар. Егетләребез исән-сау һәм тизрәк гаиләләренә, якыннары яннарына әйләнеп кайтсыннар иде, - диде авылның остабикәсе, әлеге игелекле эштән читтә калмаган ветеран Гөлнур апа Харисова.

Шушы көннәрдә Әмир авылы хатын-кызлары бәйләгән 15 пар оекбашны мобилизацияләнгән якташларыбызларга җибәргәннәр.

Яңа Элмәле хатын-кызлары да авыл мәдәният йортында, ике атна дәвамында кич утырып, 32 пар оекбаш бәйләп, солдатларга озатканнар.

  

Гөлшат Әгъләмова фотолары һәм видеосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев