Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнгә керү уңаендагы юлларны рәткә кертү зарур

Район үзәгендәге үзәк мәчет һәм Ак Барс банк янында автомашиналар кую урынын зурайтмакчылар. Энергетиклар урамы юлын авыр йөк машиналары җимерә. Ни кызганыч, кайбер гаиләләрдә ызгыш чыгу очраклары еш кабатлана, моңа күбесенчә хәмер гаепле.

Чирмешәндә узган җыенның көн тәртибендәге  тугыз мәсьәләнең сигезенчесе – “төрлеләр”, халыкны, гадәттәгечә, быел да җанландырды. Сорауларны, гозер-үтенечләрне шунда әйтү үтемле. Бер әни укучылар арасындагы бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашучы балаларны матди яктан тагын да үсендерү, аларның шәһәрләргә бару юл чыгымнарын каплауны арттырып булмасмы, дип язу юллаган. Җыенда катнашкан район җитәкчесе, Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Рамил Айбатов әлеге мәсьәләне өйрәнергә кушты. Кече Чегодай авылы янындагы юл чатында светофор кирәклеген бу җыенда да кузгаттылар.

- Күл буендагы мәйданчык тирәсендә уйнаучы балалар өчен куркыныч урыннар бар, аларны нәрсәдер эшләтәсе иде, – дип тәкъдим итә икенче якташыбыз.

Бер хатын-кыз Юбилейная урамында кибет кирәклеге хакында гозерен әйтте. Әлмәткә, больницага авыр чирлеләрне йөртә торган “Ашыгыч ярдәм” машиналарына җимерек юллар аша да йөрергә туры килә. Бу мәсьәләне кузгатучының да сүзләрендә хаклык бар. Тик бу юл участогы күрше район территориясендә, дөрес, анда юлның шактый өлешен соңгы берничә елда яхшы ук шомарттылар. Юллар дигәннән, район башлыгы:

- Чирмешәнгә керү уңаендагы оешмалар тирәсендә юлларыбыз җимерек, аларны тәртипкә китерәчәкбез: Чирмешәнгә кергән урыннарыбыз матур һәм затлы булырга тиеш, - диде.

Рамил Тәлгать улы район үзәгенең төньяк-көнчыгышындагы урам юлларын тәртипкә китерү өчен республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов фатихасы белән 50 миллион сум акча биреләчәген дә искә төшерде.

Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Гомәрова җыенда, төп докладчы буларак, җирлектәге тормыш-көнкүрешебез, башкарылган эшләр, бурычлар белән таныштырды.  

 

Чирмешән авыл җирлегендә йортлар һәм халык саны:

Торак пункт исеме

Йортлар, хуҗалыклар саны

Халык саны

Чирмешән

2366

6421

Кече Чегодай

42

83

Казанка

89

183

Түбән Чегодай

118

219

Җирлек буенча барлыгы

  2615

6906

Авыл җирлегендәге  торак пунктларда 90 яшьтән өлкәнрәк 24 кеше яши.  Аларның иң өлкәне -  Түбән Чегодай авылыннан  Хәтимә әби Хәсәншина, аңа быелның ноябрь аенда, бирсен Ходай, 100 яшь тулачак.

Былтыр җирлектә 45 бала туган, ни кызганыч, 82 кеше гүр иясе булган.

 

Чирмешән авыл җирлегендә яшәүче халыкның милли составы:

Милләтләр

Саны                                         

Процентларда

татарлар

3437

49,7

руслар

       2094

30,3

чувашлар

        862

12, 4

мордвалар

       383

5,5

башка милләтләр

       130

1,8

Авыл җирлегендә  урамнар озынлыгы 76,2 километр тәшкил итә. Шуларның 57,08 километры каты өслекле. Урамнарның 72се – Чирмешәндә, 5се – Түбән Чегодайда, Казанка авылларында һәм Кече Чегодайда – өчешәр.

Былтыр район үзәгендәге  Нагорная,  Гагарин, Шешминская, Беренче Май урамнары юллары ремонтланды. Көньяк микрорайонда  Иван Конев урамы юлы, тыкрыклар асфальтланды, тротуарлар ясалды. Гомумән, узган елда моңа кадәр халыкның  үзәгенә үткән шактый юлларны  тигезләделәр.

Узган 2022 елда җирлектә үзсалым күләме кеше башыннан 500 сум иде. Барыбыз да бер сукмактан йөрсәк тә,  җирлектә яшәүчеләрнең бары 53 проценты гына күмәк эшләргә, урамнарны чисталыкта, яктырткычларны тәртиптә тотуга үз өлешен керткән.

Авыл җирлегендә 757 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 259ы – савым сыеры. Шәхси хуҗалыкларда 166 баш дуңгыз, 899 кәҗә һәм сарык,  38 баш ат, 3113 баш кош-корт, 604 оя умарта бар.

Узган елда җирлектә 447603 литр сөт  сатканнар. Иң күп сөт тапшыручылар: Чирмешәннән – Павел Хрисанов, Сусанна Мөслимова, Казанкадан – Евгения Хмелева,  Самаддин Бабаев, Түбән Чегодайдан -  Хаҗәр Гыйниятуллина, Рузалия Бәдретдинова.

Бүген авыл җирлеге территориясендә 16 мини һәм кече ферма исәпләнә. Ином Карабаев 2022 елда мини-ферма төзергә дип 600 мең сум  субсидия алды. Ольга Пушкина, Нина Ивлева,  Ирина Суворова, Ашот Алавердян  сигез баш сыерга,  Владимир Кураков,  Михаил Аряшев биш баш сыерга исәпләнгән шундый ферма төзегәннәр.

Җирлектә 169 кеше үзмәшгуль булып теркәлгән. Алар, нигездә,  торт, пироглар пешерү, кием тегү һәм ремонтлау, аяк киеме ремонтлау, “тырнак” бизнесы, чәчтараш, йөк ташу, эретеп ябыштыру өлкәсендә эшлиләр.

Җыен ахырында эштә, укуда уңышлар казанган якташларыбызны,  бүләкләр биреп, тәбрикләделәр.

фото: Марат Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев