Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Гаилә кору үзәге” ачылды

Чирмешәндә, “Орион” яшьләр үзәгендә, тантаналы шартларда автоном коммерциячел булмаган оешма - “Рухи-агарту гаилә кору үзәге” ачылды.

Дөрес, ялгызларга ярдәм итүче бу үзәк районда инде бер елдан күбрәк эшли. Элек инициатив төркем, нигездә, үзәк китапханәдә җыела иде, ә чараларны район мәдәният йортында оештырдылар.

Хәзер инде рәсмиләштерелгән үзәкнең үз офисы бар һәм, нигездә, бу якташыбыз Диләрә Ханованың тырышлыгы. 

-Диләрә Даутовна миңа мөрәҗәгать иткәч, без аңа берничә бүлмә тәкъдим иттек. Ул яшьләр үзәгендә тукталды, кыска вакытта биредә ремонт ясап, бүлмәне җиһазландырды, оешманы рәсмиләштерде. Үзәкнең нәкъ монда урнашуы да бик дөрестер, биредә яшьләр никахларын теркиләр, матур бәйрәмнәр оештыралар. Аннан соң инде, райондагы демографик хәлне дә исәпкә алсак, мондый урын бик кирәк дип саныйм, - диде үзәкнең ачу тантанасында катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов.

Чарага килгән башка кунаклар да әлеге эшнең никадәр җитди булуын, кирәклеген билгеләп үттеләр. Россия гаиләләр таркалу буенча алдынгылар рәтендә икән. ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Закирова билгеләп үткәнчә, аларга да еш кына аерылышу турында актлар төзергә туры килә.

-Сезнең үзәк ярдәмендә районыбызда бәхетле гаиләләр саны артсын иде, - дип теләде Гөлназ Әюповна.

Үзәкнең директоры Диләрә Ханова әйтүенчә, алар берничә юнәлештә эш алып барачаклар. Төп максатлары – ялгызларга парларын табуда ярдәм итү. Шул ук вакытта үзәк белгечләре белем бирү учреждениеләре белән дә эшләячәкләр, гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтергә дә әзерләр.

-Хөрмәтле якташлар, бүген эшегезне, гаиләләрегезне калдырып, безнең шатлыгыбызны уртаклашырга килгәнегез өчен зур рәхмәт. Ел ярым элек без, бер төркем хатын-кызлар, җыелышып, ялгызларны таныштырып, гаилә корырга булышырбыз, дип уйладык. Әмма бу бер дә ансат түгел икән һәм мин шуны аңладым, без эшчәнлегебезне киңәйтергә: балалар белән эшләргә, булган гаиләләрне саклап калырга ярдәм итәргә тиешбез, - диде үзәкнең директоры Диләрә Ханова.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

10

0

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев