Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә ведомствоара комиссия хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләрен карады

Чираттагы җыелышта балалар һәм яшьләр арасында хокук саклау хәрәкәтен үстерү турында сүз барды.

Бүгенгесе көндә районда 116 кеше алкоголизм авыруы белән исәптә тора, ә наркомания буенча – 13, бәхеткә, араларында балалар юк.

Район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Рафис Гафуров район халкы арасында алкоголизм, наркомания һәм таксикоманияне профилактикалау эшләрен оештыру турында чыгышында шушы саннарга тукталып үтте.

- Медицина хезмәткәрләре һәрдаим мәктәпләргә барып, балалар арасында әлеге авыруларны кисәтү өчен лекцияләр, шәхси әңгәмәләр үткәрәләр, - диде Рафис Рәшит улы. – Ел саен профилактик медицина тикшерүләре үткәрәбез. Әйтик, 2022 елда 120 укучы тикшерелде. Араларында наркотик матдәләр куллану билгеләре ачыкланмады.

Балалар һәм яшьләр арасында хокук бозуларны, шул исәптән алкоголизм һәм наркоманияне кисәтү, булдырмауда яшьләр секторының һәм мәктәпләрнең роле зур. “Орион” яшьләр үзәген, “Кояшлы” балалар ял лагерен, “Яшьтәш” яшүсмерләр клубын үз эченә алган яшьләр секторы яшьләргә социаль ярдәм күрсәтү, аларның социаль үсеше өчен шартлар формалаштыру, актуаль мәсьәләләрен хәл итү һәм һәрьяклы үсеше өчен шартлар тудыру, аларның уңай гражданлык позиция формалаштыруны төп бурычлар итеп куя.

- Бүгенгесе көндә 2020-2022 елларга расланган план буенча эшлибез, шулай ук 2023-2025 елларга “Чирмешән муниципаль районында Татарстан яшьләре” программасы раслауга тапшырылды, - диде яшьләр секторы җитәкчесе  Җәүдәт Мотыйгуллин. – Агымдагы елда гына да 1700дән күбрәк кешене җәлеп иткән 58 чара уздырылды. Яшьләр белән эш алып барганда түгәрәкләр эшчәнлеге дә мөһим роль уйный. Шушы рәвештә яшьләргә җәмәгать тәртибен бозуга юнәлдерелгән уйланылмаган гамәлләрдән, экстремизм белән бәйле гамәлләрдән читләшергә ярдәм итәбез.

Утырышта социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эш алып бару, яшүсмерләрне вакытлыча эш белән тәэмин итү хакында да сүз барды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев