Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә Ватан Геройларын искә алдылар

Ватан Геройлары көне уңаеннан район мәдәният йортында патриотик дәрес узды.

Тамаша залына җыелган укучыларга бәйрәмнең асылы турында сөйләделәр. Районыбыз геройларын искә алдылар.

Бәйрәм чарасын район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов ачып җибәрде һәм батырларыбыз хәтеребездә мәңге саклануын теләде.

Чирмешән - биш Советлар Союзы һәм бер Россия герое үстергән район. Без алар белән горурланабыз. Каһарман якташларыбыз турында белсәк, аларны тагын бер кат искә төшердек. Менә алар: Иван Конев, Семен Ларионов, Петр Курасанов, Бари Габдрахманов, Павел Цаплин, Александр Супонинский. Районыбыз мәктәпләре аларның исемнәрен йөртә, геройларыбыз истәлеген саклаган урамнарыбыз да бар.

Ватан Геройлары көненә багышланган чара партиотик җырлар белән үрелеп барды. Тыныч тормыштагы геройларыбызны һәм махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызны да  искә алдылар.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев