Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә узган “Кулинар бәйге”дә малайлар да осталыкларын күрсәтте

Чирмешәндә оештырылган “Кулинар бәйге”дә катнашкан малайлар һәм кызлар жюри әгъзаларын үзенчәлекле десертлар белән гаҗәпләндерделәр.

Чирмешән лицееның 5 нче сыйныф укучысы Ислам Сөнгатов – бәйгедә катнашкан өч малайның берсе. Улына рухи көч биреп торырга килгән әнисе Фәнирә әйтүенчә, Ислам сабый чагыннан ук он, камыр белән эшләргә яраткан. Алга китеп әйтик, бәйгегә өй эше итеп, ул бисквит рулеты пешереп килгән.

- Мин хәзер дә әнигә камыр ризыклары әзерләргә булышам. Якыннарымны кыздырган бәрәңге, йомырка тәбәсе белән сыйларга яратам, - ди Ислам.  

“Алдынгылар хәрәкәте”нең җирле бүлеге оештырган бәйгедә дүрт команда катнашты: 1 нче Чирмешән мәктәбенең “Кухарочка”, лицейдан - “Чирмешән осталары”, аграр техникумнан - “Смак” һәм берничә мәктәптән “Поварешки” җыелма командасы.

Әлеге бәйгене оештыру идеясен балалар үзләре тәкъдим иткән. Бу хакта ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләймановның җәй азагында районга килүендә үк сүз булды. Бүген дә ул эшлекле визит белән безнең районда.

- Бүгенге аш-су бәйгесе сезнең өчен үзегез әзерләгән ризыкларны татып карау гына түгел, ә сез тәкъдим иткән идеяне ишетеп хуплаулары. Чараны үзегез әзерләп, аңарда катнашу тойгыларын да татып карый аласыз. Сездән яңа идеяләр һәм тәкъдимнәр көтәбез. Бу чаралар, бәйгеләр сез күпме теләсәгез – шул кадәр булырга тиеш. Иң мөһиме – теләгегез һәм әлеге идеяләр белән янып торуыгыз, - диде Тимур Сөләйманов.

Район җитәкчесе Рамил Айбатов та яшьләрнең фикерләрен хуплап, аларга ярдәм итәргә тырышуын белдерде.

- Бүген без “Кояшлы” сәламәтләндерү лагеренда булдык. Бездә “Алдынгылар хәрәкәте” катнашында җәйге ял оештыру турында билгеле бер фикерләр дә бар. Боларның барысын да балаларыбыз, яшьләр, мәктәп укучылары өчен, аларга безнең районда уңайлы һәм күңелле яшәргә мөмкинлек тудыру өчен эшлибез, - диде Рамил Тәлгать улы.

Бәйге дүрт этаптан торды. Беренчесендә командалар, Казаннан килгән шеф-повар Кәрим Касыймовның мастер-классын карап, Тирамису десерты әзерләделәр. Икенчесендә капкейклар өчен махсус крем әзерләп бизәсәләр, өченчесендә подноста бирелгән продуктлардан барлык фантазияләрен эшкә җигеп үзләре уйлап чыгарган ризыклар әзерләделәр. Дүртенче этапта һәр катнашучы алдан пешереп килгән “өй эше”н тәкъдим итте. Монсында инде өстәлләрдә ниләр генә юк, диярсең: француз макароннары, тортлар, рулетлар, бавырсак һәм чәк-чәкләр...

Жюри әгъзаларына да шуның кадәр тәм-том, оста һәм матур бизәлешле ризыклар әзерләгән командалар арасыннан иң-иңнәрен билгеләү җиңел булмагандыр. Алай да 1 нче Чирмешән мәктәбенең “Кухарочки” командасы иң яхшы дип табылды.

- Төрле ризыклар әзерләргә бик яратам, аеруча соңгы вакытта аш-суга осталыгым арта бара. Бу бәйге тәҗрибәмне тагын да арттырды. Казаннан килгән оста пешекченең киңәшләре дә ярап куяр, дип уйлыйм, - ди 1 нче Чирмешән мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Милена Петрова.

Барлык командаларга да бүләкләр тапшырдылар. Чарада шулай ук киләчәктә яңа проектлар эшләү идеяләре дә кузгатылды.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Илсөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев