Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә үткән чарада тарихны да искә төшерделәр

“Орион” яшьләр үзәге оештырган интерактив уеннарда балалар да, яшүсмерләр дә, яшь гаиләләр дә актив катнашты.

Республика көне уңаеннан яшьләр үзәге каршында оештырылган бәйрәмдә тарихи даталар, фактлар, шәхесләр турында өч турга бүленгән интерактив уен үтте. Беренче турда сораулар Татарстан Республикасына кагылса, икенчесендә – районыбыз, өченчесендә - Чирмешәннең үзе турында иде. Дөрес җавап бирүче һәркем бүләк алды.

Янгын сүндерү часте хезмәткәрләре, махсус машина белән килеп, балаларга янгын куркынычсызлыгы хакында сөйләделәр.

“Орион” үзәге, район инвалидлар оешмасы, ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре, “Мәрхәмәтле йөрәк” социаль ярдәм күрсәтү үзәге балалар өчен махсус тематик мәйданчыклар оештырдылар. Балалар сәнгать мәктәбе биючеләре һәм укытучылары чыгышлары да чарага ямь өстәде.

Бәйрәм дискотека һәм салют белән дәвам итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев