Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә тарайган урам юлларын ротор ярдәмендә дә киңәйтмәкчеләр

Район үзәгендә кайбер урам юлларыннан карны төяп ташыдылар. Тик монда эш күп әле, юллар кар-бураннардан соң шактый тараеп калды.

-Соңгы аяз көннәрдә Титов, Совет урамыннан бераз карны төяп чыгардык. Рәхмәт, бу эштә “БИО-АГРО”, “ЧИМЕШӘНАГРО” җәмгыятьләре, Чирмешән урманчылыгы техникалар белән нык булыштылар.  Рифат Гатин йөк машинасы бирде. Коммуналь челтәрләр һәм шәхси техника ияләре булышкач, юлларыбыз ярыйсы ук такырайды. Бу юнәлештә эш дәвам итә, урам юлларын ротор ярдәмендә дә киңәйтәчәкбез. Бигрәк  тә Бакча, Техническая, Шешминская урамнарында кар күп,  - диде Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Шәйхетдинов.

 

Марс Шәйхетдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев