Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районда

Чирмешәндә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты ачылганга быел 25 ел була

Район клиент хезмәте, социаль яклау һәм ярдәм бүлекләре, мәшгульлек үзәге, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты коллективлары 2023 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясадылар һәм 2024 елга бурычлар билгеләделәр.

Әлеге оешмаларның мактанырлык күрсәткечләре дә, проблемалары да бар.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова катнашында узган җыелышта оешма җитәкчеләре үткән елгы эшләренә йомгак ясадылар.

-Эшнең җиңеле булмый, ә сезнең эш аеруча игътибар сорый. Рәхмәт хезмәтегез өчен, - диде Ләйләгөл Вәгыйз кызы.

Район социаль яклау бүлеге тарафыннан үткән елда 5296 кешегә 44 миллион 76 мең сумлык социаль ярдәм чаралары күрсәтелгән. Районда, республикадагы кебек үк, халыкка социаль ярдәм күрсәтү чаралары системасы адреслылык принципларына нигезләнгән, конкрет максатларга ирешүгә, халыкның төрле төркемнәренең ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән.

-2023 елда социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәменнән 92 кеше файдаланды, аларга тулаем 7 миллион 670 мең сум акча түләнде, - диде район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина. - 14 якташыбыз дәүләт ярдәме белән үз эшен башлап җибәрде. Дүртәр кеше – матурлык һәм төзелеш өлкәсендә, берәр үзмәшгуль логистика, туклану, мәдәният, электрон сәүдә, кием тегү һәм авыл хуҗалыгы буенча үз бизнесларын ачтылар.

РФ Пенсия һәм социаль иминият фондының ТР буенча бүлекчәсенең райондагы клиент хезмәте җитәкчесе Ирина Разукова мәгълүматлары буенча районда 5715 пенсионер исәпләнә. Үткән ел аларга тулаем 1 миллиард 313 миллион 987 мең 983 сум пенсия түләнгән. 2023 елда 203 якташыбызга пенсия билгеләнгән, шуларның 37се инвалидлык буенча. 2024 елда кайбер түләүләргә үзгәрешләр кертелгән. Әйтик, бала карау буенча айлык пособие ана эшкә чыккан очракта да, балага 1,5 яшь тулганчы сакланачак.

Үткән ел район мәшгульлек үзәгенә 138 кеше эш эзләүче буларак мөрәҗәгать иткән, шуларның 109сы эшкә урнаштырылган. Эшсез дип танылган 87 райондашыбызга пособие түләнгән.

“Изге йөрәк” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә 54 кеше хезмәт куя, шуларның 41се социаль хезмәткәр, алар 259 өлкән кешегә өй, йорт эшләрендә булышалар. Социль хезмәтләрдән файдаланучыларның күпчелеге Чирмешәндә, монда 47 гражданинга 15 социаль хезмәткәр билгеләнгән. Иске Котышта, Туймәттә, Лашманда – бишәр, Иске Кадида, Кара Чишмәдә, Күтәмәдә – икешәр, Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш, Керкәле, Бәркәтә, Кармыш, Утыз Имән, Югары Кәминкә, Түбән Чегодай, Әмир, Сосновка, Кече Чегодай авылларында берәр социаль хезмәткәр эшли.

Районда өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты ачылганга быел 25 ел була. Биредә 62 өлкән кеше сыену урыны тапкан.

Йомгаклау җыелышында тырыш хезмәткәрләрне дә хөрмәтләделәр. “Изге йөрәк” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Наталья Портнова күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм район халкына социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Чирмешән муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты, ә Асия Нәгыймова район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

2023 ел йомгаклары буенча социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге намуслы хезмәтләре өчен, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты сиделкасы Анна Макарова һәм савыт-саба юучы Судабе Наджафовалар район социаль яклау бүлегенең Мактау грамотасы иясе булдылар. Шул ук оешманың баш бухгалтеры Эльвина Сәлаховага - Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең Мактау грамотасы, “Изге йөрәк” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Лилия Хөснуллинага үзәкнең Мактау грамотасы ирештерелде.

Кадрия Гамирова фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев