Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә «Мәктәп бизнес-бум» проектының финал туры узды

Чирмешәннең биш мәктәп командасы «Мәктәп бизнес-бум» финалында үз бизнес-проектларын тәкъдим итте. Балалар үз проектларын район эшкуарлары да булган комиссия каршында якладылар.

1 нче Чирмешән мәктәбе командасы Чирмешәндә элек эшләгән май-сыр заводын торгызу һәм яңарту буенча «Балачак тәме» проектын тәкъдим итте. Кадетлар скейтпарк һәм бау шәһәрчеге булган «Адреналин» спорт комплексы проектын әзерләделәр. Чирмешән лицее укучылары «Караван-сарай» сәүдә үзәгендә «Лимпопо» балалар уен комплексы булдыру идеясен җиткерде.

Кадетлар интернат-мәктәбе арасыннан икенче команда балалар һәм ата-аналар бергәләп ял итсен өчен «Очрашу» балалар күңел ачу кафесының бизнес-планын төзеде.

«Сәламәтлек ноктасы» шифаханәсе проектын гамәлгә ашыру урыны булып Чирмешәннең элеккеге кирпеч заводы тирәсе сайланган, аны 2 нче Чирмешән мәктәбе укучылары тәкъдим итте. Әлеге проектны гамәлгә ашыруның башлангыч ноктасы - глэмпинг-зона булдыру, аңардан киләчәктә зур курорт ясау күздә тотыла.

Балалар кафесы проектын тәкъдим иткән кадетлар интернат-мәктәбе укучылары һәм 2 нче Чирмешән мәктәбе катнашучылары финалда җиңү яуладылар һәм район башкарма комитетынның акчалата сертификат ияләре булдылар.

Гомумән, проектларны яклауга мәктәп укучылары җитди әзерләнгәннәр, бизнес-план төзегәндә һәркайсын төгәл санап, хәтта коммуналь чыгымнарны да игътибарсыз калдырмаганнар. Барлык проектлар да Чирмешән өчен актуаль, бәлки киләчәктә аларны район эшкуарлары тормышкада ашырыр.

Лилия Зөфәрова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев