Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә укытучыларны хөрмәтләп лаеклы ялга озаттылар

Яңа уку елы алдыннан мәгариф учреждениеләрендә озак еллар хезмәт куйган, гомере буе балаларга белем – тәрбия биргән, инде лаеклы ялга китүче укытучыларны үзәк ашханәгә чакырып хөрмәтләделәр, намуслы хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырдылар.

Нигездә, әлеге чара укытучыларның август киңәшмәсендә уза, быел моны яңа форматта, өстәлләр артында үткәргәннәр.

Мәҗлескә инде мәктәпләрдән китәргә карар кабул иткән 15 олы яшьтәге мөгаллимне һәм әле генә уку йортларын тәмамлаган, һәм педагогик һөнәр үзләштергән 5 яшь белгечне чакырганнар.

Лашман урта мәктәбендә 30 елдан күбрәк укыту эшләре буенча директор урынбасары  булып эшләгән Халидә Дәүләтшинаның педагогик хезмәте 47 ел. 17 яшендә аны Бәркәтә мәктәбенә татар телен һәм әдәбиятын укытырга җибәрәләр. Якташыбыз читтән торып югары уку йортын тәмамлаган. Әмир башлангыч мәктәбендә мөдир булып торган, әмма гомеренең күп өлешен туган авылындагы мәктәбенә багышлаган. Йөзләгән балага туган телебезне өйрәткән ул, 22 укучысы аның юлын – татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген сайлаган.

-Аллага шөкер, коллективта гел киңәшләшеп эшләдек, тату яшәдек, - диде Халидә Галимҗан кызы. – Үзәк ашханәдә узган чараны бик әйбәт оештырганнар, җылы, эчтәлекле кичә булды. Рәхәтләнеп аралаштык, күңел ачтык. Безне шулай хөрмәтләгәннәре өчен район мәгариф бүлегенә зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев