Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Чирмешәндә “Җиңү уты” эстафетасы башланып китте

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә Чирмешәндә “Җиңү уты” эстафетасына старт бирелде. Нәкъ шул көннән районда Бөек Җиңүне бәйрәм итүгә багышланган масштаблы чаралар башланып китә.

Апрельнең беренче көнендә “Орион” яшьләр үзәге хезмәткәрләре башлап җибәргән проектка мәктәп укучылары белән бергә авылыбыз ветераннары, авыл җирлекләре башлыклары да кушылды. Чараның биредә оештырылуы юкка түгел, чөнки яшьләр - Бөек Җиңүнең лаеклы варисы булып тора. Алар район үзәгендәге Билгесез солдат һәйкәле түрендәге Мәңгелек уттан алынган Җиңү утын бирегә алып килеп, район башлыгы Рамил Айбатовка тапшырдылар, ә ул шул ут белән капсуланы кабызды.

- Бүген гади генә ут кабынмый, бу немец илбасарларына каршы сугышта Бөек Җиңүне яулаган һәм Ватан бәйсезлеген саклап калган әтиләребезне һәм бабаларыбызны искә алу һәм хөрмәтләү билгесе, - диде Рамил Тәлгать улы чарада чыгыш ясап.

Чарага килгән чирмешәнлеләр сугыш кырында башларын салган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Яшьләр үзәге каршында ук Җиңү уты кабызылган капсуланы Рамил Тәлгать улы Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллинга тапшырды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чираттагы чара анда узачак.

“Җиңү уты” эстафетасы Чирмешән җире буйлап дистәләгән чакрымнар узачак. Ул районның 18 авыл җирлегендә булып, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаша, махсус хәрби операциядәге якташларыбызның өйләрендә, район мәктәпләрендә кунакта булачак, анда 30дан артык батырлык дәресе уздыру планлаштырыла. “Җиңү уты” эстафетасы 9 Майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү көнендә тәмамлана.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

 

Кадрия Гамирова фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев