Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә иң оста педагогларны акчалата бүләкләделәр

Әккәрәй мәктәбе мөгаллимәсе Ирина Евдокимова “Ел укытучысы-2023” һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе булды. Ул һәм тагын берничә педагог иҗади көрәшне республика дәрәҗәсендә дәвам итәчәкләр.

“Ел укытучысы-2023”, “Ел тәрбиячесе-2023”, “Иң яхшы татар теле укытучысы”, “Кеше тәрбияләргә” бәйгеләре кысаларында укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре ачык дәресләр, класстан тыш чаралар күрсәткәннәр. Иң осталар шулар арасыннан ачыкланган.

Чирмешән лицеенда, җиңүчеләрне бүләкләү чарасында бәйгеләрдә катнашкан, финалга узган,  җиңүгә ирешкән 46 педагогны сәхнәгә дәшеп мактадылар.

Әккәрәй мәктәбенең  рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Евдокимова ”Ел укытучысы-2023” бәйгесенең җиңүчесе дип танылды һәм 10 мең сум күләмендә акчалата премиягә ия булды.Ул Чуваш дәүләт университетында -  чуваш теле һәм әдәбияты, Алабуга педагогогия институтында  рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алган остаз.

-Укытучы замана артыннан өлгерергә тиеш, хәзер югары технологияләр, үзгәрешләр чоры. Монда безгә укучылар үзләре дә үрнәк: кайбер яңалыкларны, яшереп торасы юк, әйтик, ниндидер видео монтажлау, электроника, телефон мөмкинлекләре мәсьәләләрендә алар киңәше ярап куя, - ди Ирина Андреевна.

-Дәресләргә озак әзерләнәсезме?- дим.

-Кичләрен еш кына өч-дүрт сәгать утырган чаклар була, - ди атнасына 29 сәгать дәресләр алып баручы педагог.

Чирмешән лицееның математика укытучысы  Венера Җамалетдинованың укытучылык стажы әле алты ел гына. Шулай да “Кеше тәрбияләргә” бәйгесендә җиңүче булган.

-Балаларны аңлый һәм тыңлый белергә кирәк. Алар хәзер бик әзерлекле. Мәгълүматны күп алалар, - ди Венера Васильевна.

“Ел тәрбиячесе-2023”  бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе дип “Ландыш” балалар бакчасы тәрбиячесе  Ирина Филимонова танылды. “Иң яхшы татар теле укытучысы”  -  Иске Котыш мәктәбеннән  Гөлсирин Йосыпова.

Бәйгеләрнең аерым номинацияләрендә җиңүчеләр: “Тәрбия процесы белән идарә итү” - 2 нче Чирмешән мәктәбеннән  Энҗе  Ганиева, “Педагогик дебют” - Күтәмә урта мәктәбеннән  Андрей Миронов, “Ана телендә  тәрбия бирү  һәм укыту төркеме тәрбиячесе” - Әмир башлангыч  мәктәбе – балалар бакчасы  тәрбиячесе  Ләйсән Яруллина.  

ФОТОРЕПОРТАЖ 

 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев