Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә ике зур спорт объекты ябык

Чирмешәндә ике спорт объектында: физкультура-сәламәтләндерү комплексында һәм Боз сараенда капиталь ремонт бара.

-Физкультура-сәламәтләндерү комплексында демонтаж эшләре февраль аенда ук башланды. Түбә ябучыларның эшләре азаеп бара, - диде район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ольга Галиева. – Объектта параллель рәвештә берничә бригада эшли. Спорт залында идәнгә бетон җәелә, душ бүлмәләрендә плитка ябыштыручылар эшли, чишенү-киенү бүлмәләрендә җылытылган идәннәр ясалды, хәзер төзүчеләр бассейн идәнен  “җылыта”. Төзелеш эшләрен сентябрьгә тәмамларга планлыйлар.

Бинаның тәрәзәләре яңартылган, ишекләр дә алмаштырыла. Электр, җылы үткәргечләр, су һәм канализация челтәрләре яңартыла.

Боз сараенда да демонтаж-сүтү эшләре тәмамланган. Осталар стеналарны штукатурлый. Бу спорт объекты да тулысынча яңарачак, түбәне  дә өлешчә алмаштыру планлаштырыла.

Кадыйр Гомәров, Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев