Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Гаилә елына старт бирелде

Район мәдәният йортында Укытучы һәм остаз елына нәтижәләр ясалды, Гаилә елына старт бирелде.

Тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, мәгариф хезмәткәрләре, 50 елдан күбрәк гомер итүче гаиләләр катнашты.

- Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Укытучы һәм остаз елы тәмамланды.  Ел әйләнәсендә педагогик хезмәткәрләрнең, укытучыларның аерым статусын тану буенча эш алып барылды. Илебез җитәкчелеге мәгариф системасына аеруча зур игътибар бирә.  Узган ел дәвамында укытучылар һәм укучылар катнашында бик күп чаралар оештырылды. Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз. Хөрмәтле укытучылар, остазлар, ветераннар, сезгә планнарыгызның тормышка ашуын, нык сәламәтлек, иминлек телим, - диде Рамил Тәлгать улы бәйрәм кунакларын сәламләп.

Узган елны 34 якташыбыз Россия Федерациясе Мәгариф һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыкларының бүләкләренә ия булды. 170 педагогка яңа ноутбуклар бирелде. Яшь педагогларга муниципаль ярдәм оештырылган: өч ел дәвамында район аларга өстәмә 30 мең сум акча түли. 675 ел эш стажы булган Митяевлар укытучылар династиясенә республика Рәисе исеменнән 100 мең сум акча бирелгән. 

Узган елны “Мәгариф” милли проекты кысаларында Иске Элмәле һәм Яңа Элмәле мәктәпләрендә Үсеш нокталары ачылды. 2023 елда информатика, җәмгыять белеме, инглиз теле, математика фәннәре буенча имтиханнар нәтиҗәләре республиканыкыннан югарырак. Районда 40тан күбрәк укучы имтиханнарны югары балларга тапшырган, 12 кеше медаль белән бүләкләнгән. Күтәмә урта мәктәбенең биология укытучысы Андрей Миронов ”Ел укытучысы” республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча “Педагогик дебют” номинациясендә беренче бишлеккә керде. Әмир башлангыч мәктәп-балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Яруллина «Туган телдә белем һәм тәрбия бирү төркеме тәрбиячесе» номинациясендә республиканың иң яхшы ун тәрбиячесе исемлегендә.

Район җитәкчесе бер төркем мөгаллимнәргә мәгариф өлкәсендәге казанышлары, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыклары бүләкләрен тапшырды.

Чара барышында беренче Чирмешән урта мәктәбенең математика укытучысы Марина Ермолаевага "Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре" мактаулы исемгә документ бирелде. Кадетлар мәктәп-интернатының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Анисимова Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, Югары Кармалка мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Анастасия Чернова һәм Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Галләмова “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр. 

Сәхнә түреннән педагоглар һәм остазлар адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, аның социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Мохсинова, район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова барлык педагогларны мәгариф системасында ирешкән уңышлары өчен котладылар һәм тагын бик күп бүләкләр тапшырдылар.

Шул ук көнне биредә Россиядә игълан ителгән Гаилә елына старт бирелде. Район мәдәният йорты сәхнәсенә күп еллар бергә гомер иткән, район тормышында актив катнашучы гаиләләрне чакырып хөрмәтләделәр, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең һәм мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырдылар.

Чарага районда быел беренче туган сабыйның – Эмилиянең әти-әнисе Илнар һәм Алена Мортазиннар да килгән.

Бәйрәмгә 60 ел бергә гомер иткән Туймәттән Габбас һәм Фәһимә Дәүләтшиннарны, Кармыштан Әсхәт һәм Оркыя Харрасовларны, Чирмешәннән Михаил һәм Елизавета Игнатьевларны да чакырганнар.

-Мондый тантанада беренче тапкыр катнашабыз. Бик күңелле, безне шулай олылап хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт яусын, - диделәр Габбас абый белән Фәһимә апа.

Дәүләтшиннар алты кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүген аларның 14 оныгы, 6 оныкчыклары бар.

-Менә шулай бергә тату гомер итүнең берәр сере бармы?-дип сорадым алдардан.

-Бар, сабыр булырга, кайбер чакта дәшмичә калырга, - диде Фәһимә апа.

Утыз Имән авылыннан килгән Кәшиф һәм Мәхтүмә Булатовлар 55 ел элек кавышканнар.

-Алар икесе дә гомере буе фермада эшләделәр, икәү 50шәр сыер савалар иде. Бик матур гаилә, - дип мактап куйды авылдашларын Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов.

Быел алтын туйларын билгеләүче Чирмешәннән Шамил һәм Гөлшат Фәсхетдиновлар, Александр һәм Валентина Сапожниковлар, Түбән Кәминкәдән Наил һәм Роза Закировлар, Лашманнан Минзакир һәм Әлфия Хәйруллиннар, Чирмешәннән ун бала тәрбияләп үстергән Николай һәм Наталья Мироновлар да бүгенге бәйрәмнән бүләк белән киттеләр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев