Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә эшсезләрнең берсе керфек үстерү белән шөгыльләнә башлаган

“Россиядә эш” дәүләт порталы чирмешәнлеләргә 31 вакансия тәкъдим итә.

Район өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына - психолог, юрист, сатып алулар буенча белгеч, склад мөдире, ЮХИДИның район бүлекчәсенә инспектор кирәк. Район оешмаларына ягын сүндерүчеләр, ветеринар врачлар, машина йөртүчеләр, тракторчылар, электрчы, мастер, сакчылар да җитешми.

-Ел дәвамында район мәшгульлек үзәгенә 122 кеше эш эзләп мөрәҗәгать итте. Ун айда 100 райондашыбыз эшкә урнашты, - диде үзәк директоры Фәридә Сәйфетдинова. – Эшсез булып танылганнарга өч айдан алты айга кадәр пособие түләнә. Түләүнең максималь күләме – 12 мең 792 сум, иң аз пособие - 1500 сум.

Быел үзәккә барлыгы 390 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 77се эшсез дип танылган һәм аларга пособие билгеләнгән. Белгечләр тәкъдиме, дәүләт ярдәме белән ике райондашыбыз үзләренең шәхси эшләрен башлап җибәргән. Берсе шарлар белән бизи, икенчесе керфек үстерү хезмәтенә алынган.

“Демография” милли проеты кысаларында, үзәк аша райондашларыбыз яңа һөнәр дә үзләштерә. Бу мөмкинлектән 37 кеше файдалана, алар дистанцион рәвештә менеджер, китапханәче, сакчы, хезмәт куркынычсызлыгы кебек белгечлекләргә укыйлар. 13 якташыбыз инде документлар да алган.

Эш эзләп мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге (35 кеше) пенсия алды яшендәге кешеләр. 30 яшьтән 49 яшькә кадәргеләр – 29. Эшсезләр исемлегендә 18-29 яшьлекләр дә бар, алар – 13әү. Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән эшсезләрнең 14се югары белемгә ия, урта һөнәри белемлеләр – 33.

Лилия Зөфәрова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев