Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә боз астыннан балык тоттылар

Бертуган Яландаевлар – ирле-хатынлы өч гаилә бүген алты урында кармак салдылар. Боз астында балык тоту буенча район ярышында алар “Балыкчылар династиясе” номинациясендә җиңүчеләр дип табылды.

-Ирләребез тоткан балыкны без чистартабыз, - ди бүген үзе дә кармак тоткан Татьяна Яландаева. –Балыкка әллә кайларга бардык. Без бит тумышыбыз белән Яңа Элмәледән, хәзер Чирмешәндә торабыз, яшь вакытта менә бу буага еш киленде.

-Бирегә моның кадәр балыкчы һәм тамашачы җыелыр дип уйламаган идек, - диде район башлыгы Рамил Айбатов. –Бәйгене Яңа Элмәле буасында оештыруыбыз шуңа, Зур Чирмешәндә боз бик юка икән, мондый чара үткәрү өчен куркыныч. Ярышны рәсми рәвештә беренче тапкыр үткәрәбез, киләчәктә дә планга кертергә исәп. Балык тотуны популярлаштыру кирәк, ул сәламәт яшәү рәвеше, осталыкны арттыру өчен мөһим.

Балыкчыларның теркәлү узганнары гына да 64 кеше җыелды. Дөресен языйк, бүген, була торган хәл, балык көне түгел иде, күпчелек бер генә балык та каптырмады. Шентала районы кешесе Юрий Тумандеев кармагына эләккән егермегә якын балыкның да тулаем авырлыгы ярты килодан күп булмагандыр. Алай да ул “Иң күп балык тотучы” номинациясендә бүләк алды. Шул ук Шенталадан Наил Латыйпов - иң зур балык тотучы. Зур дигәне – уч төбенә сыерлык балык кына. Башкаларда андые да юк.

Сүз дә юк, монда эш процессы кызык. Әнә “репортерлар” Яңа Элмәледән Алексей Симухинны бөтен яктан рәсемгә төшерделәр, бүген беренче балыкны боз өстенә ул чыгарды.

-Монда 9 килограммлы чуртан тотканым бар, - ди газ хезмәте слесаре.- Аннан,ит белән кушып, котлет пешердек. Бик тәмле ризык.

Сүз уңаеннан, Яңа Элмәле буасында, ярыш үткән урында, бозның калынлыгы уртача 80 сантиметр калынлыкта.

Нурлаттан килгән Семен Гребенковка да грамота һәм истәлек бүләге тапшырдылар, кунак балык тоту өчен  чокырчыкны-лунканы иң тиз бораулады. Күренеп тора, бик сабыр, түземле кеше, чын балыкчы. Балыкчылардан иң өлкәне Михаил Малинников 67 яшьтә, иң яшьләре – Раян Җамалетдинов һәм Данир Хәйрисламов.

-9-12 килолы сазан, 5-6 килолы чуртан да тоткан бар, - ди 30 ел стажлы тәҗрибәле балыкчы – Чирмешән кешесе Василий Уламасов. –Мин җимгә борчак, кукуруз да кулланам. Кышын күпчелек кармакка күбәләк-мотылек куя, аны махсус кибетләрдә саталар.

Ачык ярышта читтән килүчеләр дә күп. Алай дисәң, Түбән Камадан Рәхилә һәм Шамил Корбангалиевлар – үзебезнекеләр, Рәхилә – Иске Кадиныкы.

-Бүгенге чара хакында интернеттан укып белдек. Балыкка инде 25 еллап йөрибез. Бер баруда 18 килограмм уңыш белән кайттык. Яшь чакта Иске Кадидагы Ат елгасына, Якты Тауга балыкка төшкән хәтердә. Хәзер шунысы яхшы -  балык тоту өчен бөтен кирәк-ярак кибеттә сатыла. Яр буенда, палатка корып, рәхәтләнеп кунып та кайтырга мөмкин, - ди Рәхилә.

Балыкчылар күбрәк кармак селкенгәнен күзәтсә, тамашачылар шунда ук пешеп өлгергән балык шулпасы – уха ашап сыйланды. Аны әллә ничә казанда әзерләделәр. Яңа Элмәле авыл җирлеге Советы көче белән өстәлләргә башка тәм-том да куелган. Самавыр кайнап торды. Үзенә күрә бәйрәм концерты да булды.

Уха дигәннән, бу тансык шулпаны пешерүчеләрне дә бүләкләргә җай тапканнар. Яңа Элмәледән Александр Ильдиряков – иң халыкчан, Марат Фәсхетдинов һәм Ренат Назыйров – иң оригиналь бизәлгән, Сараф Бабаев – традицион булмаган, Фәнис Иляев – иң оригиналь рецептлы балык шулпасы әзерләүчеләр.

-Бәйгене оештыру чыгымнарын күтәрешкән иганәчеләргә: Орхан Мөслимовка, Усик Мхитарянга, Давид Григорянга, “Җәннәт” кибетенә, Булат Латыйповка, Алинә Нуретдиновага бик зур рәхмәт, - ди бүгенге зур, кызык, тансык чараны төп оештыручы – яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Ольга Галиева.

Чирмешәндә балыкчылар өчен җәен дә бәйрәм ясамакчылар, шуңа күрә кармакларыгызны ерак куймагыз.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев