Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә берничә урамда юлларны шомарттылар

Район үзәгендә таушалган юллардагы чокыр-чакырны ямадылар. Әмма ремонт кирәк участоклар тагын шактый.

“Татавтодор” җәмгыятенә караган Аксубай филиалының Чирмешәндәге юллар төзү һәм ремонтлау участогы хезмәткәрләре бу эшләргә май ае башында керешеп, иң әүвәл Совет урамындагы юлларны рәтләделәр.

-Район үзәгенең Титов урамында (үзәктән “Кәрвансарай”га кадәр ара), Техническая, Дзержинский,  Шешминская урамнарында шундый ремонт эшләре башкарылды. Тик таушалган юллар байтак әле, Татарстан урамында асфальт тузган, аны да ремонтлыйсы бар, - диде әлеге уңайдан Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Шәйхетдинов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев