Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучылары урман питомнигына бардылар

«Орион» яшьләр үзәге «Чирмешән урманчылыгы» учреждениесе белән берлектә Чирмешән лицееның 8 нче сыйныф укучылары һәм «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында шөгыльләнүчеләр өчен урман питомнигына экскурсия оештырдылар.

- Әлеге чара үсеп килүче буын белән һөнәри юнәлеш бирү һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү, шулай ук Бөтенроссия урман көне кысаларында үтте, - ди “Орион” яшьләр үзәге директоры Ирина Суворова.

Балалар агач үсентеләрен утырту технологияләре белән таныштылар, урманның ничек барлыкка килүен үзләре күреп өйрәнделәр. Экскурсия ахырында яшьләр үзәге хезмәткәрләре ТР Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә актив хезмәттәшлек өчен "Чирмешән урманчылыгы" дәүләт бюджет учреждениесенә Рәхмәт хаты тапшырдылар һәм урманчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Әлеге чарага район инвалидлар җәмгыяте вәкилләре дә кушылды.

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев