Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының элемтә бүлекчәләрендә матбугатка язылу сүлпәнрәк бара

Күтәмәдә район газетасын 63 адрес буенча тараталар

Киләсе елның беренче яртысында алдыру өчен, матбугат басмаларына язылу вакыты азаеп барса да, безнең районда газета-журналларга заказ бирүчеләр, кызганыч, әлегә күп түгел.

Почта хезмәте участогыннан хәбәр итүләренчә, бүгенгә 2273 данә басмага гына заказ алынган, шул исәптән 1001 данәсе район газетасына.

Күтәмә элемтә бүлекчәсе начальнигы Анна Волкова сүзләре буенча, биредә 120 басмага заказ карточкасы тутырылган, шул исәптән 55се район газетасына. Сүз уңаеннан, бүген әлеге авылда 63 данә “Безнен Чирмешэн” – “Наш Черемшан” газетасын тараталар.

Кызганыч, Күтәмәдә дә декрет ялына киткән почтальон урынына килүче юк. Шуңа да Анна Сергеевнага ике вазифаны башкарырга туры килә.

- Подписка бара, дөрес, кайберәүләр бу эшне соңгы көннәргә калдыралар, - ди Анна Волкова. – Нигездә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр беренчеләрдән заказ карточкалары тутыралар. Кайберәүләр хат ташучыны көтеп тә тормыйлар, үзләре почтага килеп язылалар. Авылдашлар арасында берничә басма алдыручылар да бар. Әйтик, Александр Семайкин, Марина Семайкина, Галина Спиркина ел саен 3-4 басма алдыралар. Якташларыбыз “Наш Черемшан”, “Тысяча советов”, “Республика Татарстан” газеталарына һәм сканвордларга өстенлек бирәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев