Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районындагы җыеннарда халык гозерләрен тыңладылар

Чирмешән авыл җирлегенең халык җыенында юллар темасын кузгатучы булмаса да, бүген бу - район үзәгендә көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Чокыр-чакырлы, җимерелгән юллар байтак.

Дөрес, бүген Чирмешәннең кайбер урамнарында юл ясау эшләре башланды.  Кыр, Гагарин урамнары юлларын капиталь ремонтлыйлар.

Җирлекнең район мәдәният йортында узган халык җыенында чыгыш ясаган авыл  җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Шәйхетдинов сүзләренчә,  бүген җирлектә 2685 йорт хуҗалыгы исәпләнә, аларда  6888 кеше яши (район үзәгендә 2436 хуҗалык, 6422 кеше). Хатын-кызлар бераз күбрәк.

Милли состав буенча саннар мондый: татарлар  - 3406 (49,6 процент), руслар – 2108 (30,5 процент),  чувашлар – 859 кеше (12,4 процент),  мордвалар 385 (5,5 процент), башка милләтләр – 130 (1,8) процент.

2024 елда бер кешедән түләнергә тиешле  үзсалым күләме 500 сум иде, тик күмәк эшләргә җирлектә яшәүчеләрнең 66 проценты гына үз өлеше керткән. Югыйсә, бер сукмактан йөрибез.

Җирлектә  719 баш мөгезле эре терлек (231е – сыер) исәпләнә,  былтыргы белән чагыштырганда, монда да терлекләр санының  кимүе күзәтелә.

Бәркәтәдә үткән җыенда да халык чүп җыю машиналары алмый торган агач ботакларын, үсемлек калдыкларын кая илтү хакында сүз башлады. Районның кайбер җирлекләрендә, мондый чүпләрне бер урынга туплап, янгын сүндерүчеләр белән килештереп, яндыру практикасы бар. Бәркәтәдә буш йортлар күп. Авылда урнашкан  почта бүлеге бинасы салкын, хат ташучыларыбыз әнә шундый зарларын белдерде.

Түбән Кармалка авыл җирлегендә, нигездә, юллар проблемасы. Җыенда җирле фермерлар тапшырылган сөт өчен түләмәгән сөт җыючыларга дәгъвалы. Бу - эшкә гайрәтне кайтара, диделәр.

Шешминка авыл җирлегендә болынлыкка чыга торган, Шушма елгасы аша салынган күпернең куркыныч булуын әйттеләр. Бочкаревлар урамына яхшы юл кирәк. Юлларны зур техникалар белән йөреп тә җимерәләр, диючеләр булды. Улы хәрби операция зонасында хезмәт итүче ханым утын кирәксенә, аңа ярдәм итәргә ышандырдылар.

Лагеркалылар сүзне Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгына чокыр (овраг) аша салынган күпер өчен рәхмәттән башладылар. Аңа юлын да ясыйсы иде, дип теләк белдерделәр. Лагеркага керү юлы шулай ук тузган,  кырыен вак өрәңгеләр баскан, монысы юлларны караучы оешмаларга дәгьва.

Иске Үтәмеш авыл җирлегендә үткән җыенда Урманасты Үтәмеш авылындагы  Урман урамына юл сорадылар. Искеүтәмешлеләр авыл уртасындагы яңа күпер өчен, юллар өчен рәхмәт әйттеләр. Тик шул ук вакытта авылдагы ферма биналарының буш торып, җимерелә баруына йөрәкләре әрни.

Иске Элмәле җирлеге җыенында демографик хәлгә ачындылар, яшьләр авылдан китә, балалар калмый, болай булса мәктәбебез ябылмасмы? – дип тә борчылдылар.

-Яшьләрне авылда калдыру,  кызыксындыру әмәлләрен табасы иде, - диде авыл активисты Анатолий Макаров зур проблеманы күтәреп.

Яңа Элмәледә Чернышевский урамы юлы язын, көзен пычрак. Иске Элмәледә 650 метр арада Ленин урамы юлын ясамакчылар, зират юлы яхшы булсын.

 Лашманда үткән җыенда әмирлеләр бик актив булды. Алар күбрәк “записка” телендә сөйләп, ТР Дәүләт Советының сайланачак,  булачак депутатларына наказ рәвешендә гозерләрен юлладылар. Әмирнең үзәк – Мәктәп урамы юлы тузган,  чишмәләрне дә төзекләндерәсе иде.  Яңа төзелгән плотина янына нефтьчеләребез ярдәме белән 150 төп үсенте утыртып булмасмы икән? Лашманлылар Сөлчә елгасын ләмнән чистарту хакында хыяллана.

Җыеннарда яңгыраган әлеге фикерләр - барысы да теркәлеп барды, аларны район җитәкчелеге дә ишетте. Халкыбызның гозер-үтенечләрен уңайга хәл итәргә мөмкинлекләр, средстволар табылсын иде, дигән өметтә калыйк.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев