Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында нефть компанияләре агачлар утыртуда булыша

Быел “Татнефть” компаниясе ярдәме белән районда 21 гектарда яшь нарат үсентеләре тамыр җибәрер. Үткән ел “Шешмаойл” һәм “Иделойл” җәмгыятьләре Чирмешән авыл җирлегендә – 10, Лашманда 4 гектарда агач утыртуда булышканнар иде.

-Нефть компанияләре эш вакытында урманнарга салунучы зыянны компенсацияләргә тиеш. Агачларны урманнарга да, торак пунктлар территорияләрендә дә утыртырга мөмкин, - диде Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин. – Бу эшне алар Чирмешән урман хуҗалыгы белән бергә башкаралар, утырту материалын да район питомнигыннан алдылар. Ивашкино, Әккәрәй, Күтәмә авылларында утырту эшләре беткән, бүген Туймәттә эшлиләр, аннан соң Лашманга күчәләр.

Урманчылар урманнарда утырту эшләрен тәмамлаганнар, 37 гектарда чыршы, нарат, имән үсентеләре утыртканнар, моннан тыш 70 гектарда өстәмә утырту (дополнение) үткәргәннәр.

4 майда үткән “Урман утырту көне” акциясендә урманчылар Шешминка урманчылыгында 12 гектарда урман утырттылар.

Питомниктан казып алынган утырту материаллары мәйданнары буш тормас, туфрак җылыну белән, монда чыршы, нарат орлыкларын җиргә күмдерәчәкләр.

Әлфинур Зиһаншина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев