Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында мәктәпләр яңа уку елына әзер

Районның белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген комиссия тикшергән һәм бу эшкә югары бәя куйган. Иң яхшы 10 мәктәп һәм 9 мәктәпкәчә учреждение район башлыгының Рәхмәт хатына һәм акчалата сертификатка ия булганнар.

Болар хакында район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова район Советы депутатларына да мәгълүмат җиткерде. Советның егерме икенче утырышында районның белем бирү учреждениеләренең 2022 - 2023 уку елына әзерлеге көн тәртибендәге мәсьәлә итеп каралды.

– 2015 елдан бирле районда 13 мәктәп һәм 8 мәктәпкәчә учреждение капиталь ремонтланды, ­ - диде район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. – Бүген өч мәктәптә зур ремонт төгәлләнү ягында. Быел безгә 5 яшь белгеч эшкә кайтты. Бу уку елында укыту-тәрбия процессын 505 педагогик хезмәткәр тәэмин итәчәк, шуларның 14 проценты, 59 сы – пенсия яшендәгеләр.

Укучылар һәм мәктәпләр коллективлары үзләренә җитәрлек яшелчә, җиләк – җимеш тә үстерәләр. Узган 8 айда 51 тонна макулатура, 11 тонна пластик җыйганнар.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе мәктәпләрдә туган телләрне укыту торышы хакында да әйтте. Республикада дәүләт телләренең берсендә, татар телендә укыту буенча алга китеш бар, әмма Чирмешәндә татар әти-әниләренең күбесе, моны яшереп булмый, сайлау мөмкинлегеннән файдаланып, балаларын хәтта башлангыч сыйныфларда да татарча укытуга, татар сыйныфына бирергә каршы киләләр икән. Район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин бу мәсьәләне, әти-әниләр белән бергә җыелып, кабат өйрәнергә тәкъдим итте.

Бала чакта татарча сөйләшә белерлек тә белем алмаса, үскәч, ул олыларны гаепләмәс, уңайсыз хәлдә калмас микән?

Район Советының егерме икенче утырышында районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү муниципаль программасы үтәлеше хакында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин чыгыш ясады.

Докладчы әйтүенчә, 2021 елда район территориясендә 3,8 миллион тонна нефть суыртылган, ягъни Татарстан нефтенең 12,5 проценты. Бу тармакта 676 райондашыбыз эшли.

Җаваплылыгы чикләнгән 9 җәмгыятьтә һәм 42 крестьян-фермер хуҗалыгында 402 кеше хезмәт куя. 41 мең гектар сөрүле җирне (58 процент) инвесторлар эшкәртә.

Җирле эшкуарлар җитештерү биналары төзиләр, элек алынган, буш торганнарын ремонтлыйлар, шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгульләр аларны арендага алып, төрле хезмәтләр күрсәтәләр.

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән быел гына да 3 очрашу узган. Аларда төрле программалар, законнардагы үзгәрешләр турында мәгълүмат җиткергәннәр. Районда 362 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән.

Депутатлар муниципаль район Советының 2021 елның 22 декабрендә кабул ителгән 79 нчы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертеп, бюджетка 2022 елда кергән өстәмә керемнәр һәм бюджетта ел башына калган былтыргы акчалар хисабына, район бюджетының керем өлешен 380 меңгә, ә чыгымнар өлешен 11 миллион 94 мең сумга күбәйттеләр, аларның кая юнәлдереләсен  карарда чагылдырдылар.

Утырышта муниципаль район Советы депутаты статусы турында Нигезләмә расланды, Советның муниципаль хезмәт вазифалары реестры турындагы 2021 елның 22 декабрендә чыгарылган 83 нче карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев