Чирмешән районында кыргый җәнлекләрнең исәбен алалар
15 гыйнвардан республикада кышкы маршрут буенча җәнлекләрнең, хайваннарның исәбен алу башланды, ул 15 мартка кадәр дәвам итә. Районда бу мөһим эшнең 50 проценты башкарылган да.
-Гадәттә кошларның, җәнлекләрнең исәбен алырга кар-бурансыз, тыныч көннәрдә чыгабыз. Бу эшкә егерьләр җәлеп ителә, теләге булган аучылар да кушыла, - диде ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге начальнигы Фәрит Мәгъсумов. – Безгә 31 маршрут буенча узарга, ягъни 360 километр чамасы юл үтәргә кирәк. Бер маршрут 5 километрдан 15 километрга кадәр булырга мөмкин.
Районда кыр кәҗәләре (косуля) нык үрчегән, аларны юл буйларында да очратырга мөмкин. Кар катламы калын булу сәбәпле, гомумән, барлык хайваннарга йөрү, азык табу кыенлашты. Шунлыктан алар авылларга да киләләр. Шулай ук торак пунктлар янында пошиларны да очратырга була. Алар батмасын өчен, аучылар кар машиналары (снегоход) белән урман буйларында юллар ясыйлар.
-Соңгы ике елда Шешминка урманнарында еш кына селәүсен эзләре күренә башлады. Элек аны бик сирәк очрата идек, - диде Фәрит Фатыйх улы. – Кыш айларында азык табу кыенлашкач, төлкеләр дә авылларга ияләшә. Аларның санын тәртиптә тоту өчен, кайбер авыл җирлекләре аерым рөхсәт язуы нигезендә эшли.
Ел саен кыш айларында 19 төрле кыргый җәнлек һәм кошлар исәпкә алына. Безнең район территориясендә кыр кәҗәләре, пошилар, төлкеләр, кабан дуңгызлары, бурсыклар, кыр һәм урман куяннары, сусар, кыр тавыклары очратырга була. Ә менә Африка чумасы таралу куркынычы арту сәбәпле, кабан дуңгызлары санын киметкәннәр.
Район егерьләре, аучылары кыргый җәнлекләрне ашатуны да оештыра.
-Быелгы карлы кышта бу аеруча кирәкле эш. Урман буйларына, хайваннар ешрак күренә торган урыннарга печән илттек, бөртек тә тараттык, - диде Фәрит Мәгъсумов.
Фәрит Мәгъсумов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев