Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында янгын чыгу очраклары кимегән

Агымдагы елның үткән 10 аенда безнең районда 33 янгын чыгу очрагы теркәлгән (2021 елда 58 иде).

Әлеге очракларда 3 торак йортка, 9 каралты-курага, 1 авыл хуҗалыгы техникасына (комбайн) зыян килгән. Кызганыч, ут эчендә бер кешенең гомере өзелгән.

- Янгын чыгуның сәбәпләре: 4 очракта - электр чыбыкларының төзек булмавы; мичләрнең һәм морҗаларның төзексезлеге – 2 очрак; транспорт чарасы механизмнары эшләмәү – 1 очрак һәм 26 очракта ут белән саксыз эш итү, - диде янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән дознавателе Фәнил Гыйззәтуллин. – Янгын сезнең хуҗалыкка фаҗига китермәсен өчен балаларга тиз янып китүчән матдәләр бирмәскә, яна торган әйберләр белән сак булырга, барлык электр чыбыкларын да даими тикшереп торырга, мичләрне караучысыз калдырмаска кирәклеген онытмагыз.

Ут бәласы килеп чыккан очракта, янгын сүндерүчеләр паникага бирешмәскә, кичекмәстән янгын сүндерү частена 01 номеры, кесә телефоныннан 101, 112 номерларын җыеп хәбәр итәргә киңәш итә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев