Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында газета-журналларга язылу дәвам итә

2024 елның беренче яртыеллыгына матбугат чараларына язылу кампаниясе дәвам итә. Газета-журналларга язылыр өчен, почта бүлекчәләренә, хат ташучыларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Бәркәтә элемтә бүлекчәсе начальнигы Эльвира Костылева сүзләре буенча, биредә 100гә якын басмага заказ карточкасы тутырылган, шул исәптән 35се район газетасына. Сүз уңаеннан, бүген әлеге элемтә бүлекчәсе хат ташучысы 69 данә "Безнең Чирмешән" -"Наш Черемшан" газетасы тараталар.

“Районка”дан тыш, бәркәтәлеләр “Ватаным Татарстан” “Акчарлак”, “Ирек мәйданы”, “Ясминә” газеталарын яратып укыйлар. Габрәшит Хәнипов, Минәхмәт Сибгатуллин, Минвәли Минһаҗев гаиләләре ел саен берничә басмага заказ карточкасы тутыралар.

-Хат ташучы Фирая Мусина үз эшен җиренә җиткереп башкара. Подписка вакытында аеруча активлаша, йорт саен йөреп чыга. Дөрес, авылдашлар ташламалы язылу декадасын көтәләр, шул вакытта планны да үтәрбез, дип өметәнәбез, - ди Бәркәтә элемтә бүлекчәсе начальнигы.

Сүз уңаеннан, 4 декабрьдән башлап, Россия почтасы бүлекчәләрендә 2024 елның беренче яртыеллыгына ташламалы язылу декадасы старт алачак.

Ә сез район газетасына язылырга онытмадыгызмы?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев