Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә әфган сугышы ветераннарына бәйрәм оештырдылар

Совет гаскәрләренең Әфганстан территориясеннән чыгарылуына 34 ел вакыт үтте.

Әфган сугышы 1979 елның 25 декабрендә башланып, 1989 елның 15 февраленә кадәр дәвам итә. Анда барган хәрби бәрелешләрдә илебездән 13 мең 860 кешенең гомере өзелгән. Бәхеткә, безнең районнан бу сугышта һәлак булучылар юк.

Әфганчылар, «кайнар нокталарны” узган якташларыбыз район үзәгендә үткән чарада Азатлык сугышчысы һәйкәле янындагы  Мәңгелек ут түренә веноклар, чәчәкләр куйдылар. Мәрхүмнәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Мемориаль үзәк оештырган әлеге чарада район башлыгы Рамил Айбатов, Аксубай һәм Чирмешән районнары буенча хәрби комиссар Сергей Иванов та катнаштылар. Ветераннар очрашуы Боз Сараенда көйләнгән чәй табыны артында да дәвам итте.

Безнең районнан әфган сугышында, башка район, шәһәр комиссариатлары аша китүчеләрне санап,  барлыгы 150ләп егет катнашкан. Кызганыч, районнан киткән 87 ир-егетнең 29сы инде тыныч тормышта вафат булды, 59ы исән-сау.

Әфганстанда барган сугышта дәүләт бүләкләренә ия булган якташларыбыз: Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Рамил Сәгыйров (Туймәт); “Хәрби казанышлары өчен” медале ияләре: Юрий Абрамов, Вил Дәүләтшин, Юрий Ивлев, Александр Чирков  (Чирмешән), Ринат Мөхиббуллин (Лашман), Николай Семаеев (Иске Котыш), Константин Терентьев (Әккәрәй); “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүчеләр: Александр Борисов (Иске Котыш), Әхәт Габдуллин (Лашман), Петр Евдокимов (Нагорный поселогы), Әсхәт Хөсәенов (Чирмешән), Фаик Шәйдуллин (Яшәүче).

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев