Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы авылларының чисталыгын комиссия тикшерә

Әмир, Шешминка авыллары, Иске Үтәмеш авыл җирлеге халкына йорт тирәләре, урамнар чисталыгы ягыннан дәгъва юк диярлек, ә менә Иске Кадида бу яктан эш күп әле.

Узган атнада район башкарма комитетының  административ комиссиясе  торак пунктларның санитар-эпидемиологик торышына кагылышлы  32 предписание биргән. Алар нигезендә җитешсезлекләрнең бер өлеше төзәтелгән, ягъни җыештырылмаган урыннар чистартылган, чабылмаган үләннәр чабылган.

 -Күп авылларда  ферма тирәләрендә  җыештырасы территорияләр байтак. Иске Кади җирлеге авылларында  чабылмаган чүп үләннәре күп. Дөрес, кисәтүләрдән соң, халык,  авыл җирлекләре җитәкчелеге тиешле чара күрәләр, җитешсезлекләрне бетерәләр. Ә тыңламаучылар  белән исә “штрафлар телендә” сөйләшергә туры килә, андыйлар да  бар, - ди административ комиссия секретаре Рамилә Рәхматуллина.

 

 Рамилә Рәхматуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев