Чирмешән районы авылларында халык җыеннары үтә
Авылларда халык җыеннары башланды. Бу – район җитәкчелегенә сорау-гозерләрне җиткерү мөмкинлеге. Очрашуларда район башлыгы Рамил Айбатов яки аның урынбасары Надежда Гомәрова катнаша.
Бүген авылларыбыз картая, яшьләр калмый, туучылар аз. Барлык торак пунктларда диярлек демографик хәл чаң сугарлык.
Әйтик, хәтта биш авыл кергән, 671 кеше теркәлгән Ульяновка авыл җирлегендә быел үткән җиде айда нибары бер бала туган, өч кеше вафат.
–Кызганыч хәл, мәктәптән соң шәһәрләргә белем алырга киткән егет-кызларыбызның бик сирәге генә туган ягына кире әйләнеп кайта. Авыл халкының саны ел саен кими, – диде үзләрендәге җыенда чыгыш ясаган Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов.
Ульяновка мәктәбендә быелгы уку елында 59 бала белем алачак, беренче сыйныфка ике бала килүе көтелә. “Звездочка” балалар бакчасында сигез сабый тәрбияләнә.
Әлеге авыл җирлегендәге торак пунктларда 94 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шуларның 48е – савым сыеры. Авылдашларның кайберләре сыерлар, кәҗәләр, атлар һәм кош бәпкәләре, чебиләре өчен бирелә торган республика ярдәмен – субсидияләр алган.
Район Советының аппарат җитәкчесе Марат Әһлиуллин җыенда чыгыш ясап, әлеге мөмкинлектән ныграк файдаланырга өндәде. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кече фермалар төзү өчен бирелә торган республика һәм район булышлыгы хакында да искә төшерде.
Ульяновкалылар, рәхмәт, алар хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюда иң актив эшләүчеләрдән. Игелекле авылдашлар моннан әллә ничә автомашина гына озаттылар.
Иске Котыштагы Заречная урамында яңгырлардан соң, язгы-көзге пычракларда сазлыклы урыннар барлыкка килә икән, шунлыктан чүп җыю машинасы керә алмый.
–Гомумән, авыл эчендәге юллар проблемасын хәл итәсе бар, быел ике урамга таш түшибез. Республика ярдәме белән биш урамда су челтәрләрен яңарта алдык, – диде авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин.
Урамнарны карап, тәртиптә тоту үзсалым хисабына башкарыла. Җыенда катнашкан халык әлеге акчаларны түләмәүчеләрдән бурычларын түләтү әмәлен табарга өндәде. Бер авылдаш сыер саву аппараты алган, аның өчен ярдәм бармы икән дип кызыксынды. Әйе, моңа тотылган чыгым район бюджеты хисабыннан каплана. Иске Котышта да почта хезмәтенә кагылышлы проблема бар.
Ниһаять, быел Утыз Имән авылына керү юлын капиталь ремонтлый башладылар. Ульяновкадан тотынып, 2 километрдан күбрәк арада яңа юл ясала. Инде берәр атналап яуган яңгырлардан соң, мондагы әйләнгеч юл бозылган, шунлыктан авылга ипи китерү белән тоткарлык булып алган. Бу авыл уртасындагы инеш аша салынган күпер тузган иде, быел аның яңасы сафка басачак. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл түренә иганәчеләр ярдәмендә 25 төп роза чәчәкләре утыртканнар, бусы да – мактаулы гамәл.
Утыз Имәндәге җыенда чүп җыю, эчә торган су сыйфатына, көнбагышны авылга якын игүләренә кагылышлы дәгъвалар да булды. Совет урамында чүп түгү машинасы узарлык булсын өчен, газүткәргечләрне бер урында күтәртәсе иде.
Демографик хәл монда да мактанырлык түгел. Быел бер бала да тумаган. Утыз Имән гомуми мәктәбендә 10 укучы белем ала, балалар бакчасында өч сабый тәрбияләнә. Авылдагы почта хезмәткәрләре пенсиягә чыккач, быел эштән туктаячаклары хакында әйткәннәр. Димәк, тагын бер хәл итәсе мәсьәлә өстәлә.
–Авыл эчендәге юллар буенча проблема юк. Быел Тимерче урамында дәүләт ярдәме белән 400 метр озынлыкта юл салыначак. Таш өслексез юллар калмады. Кызыл Чишмәнең Совет урамы юлына 200 метр арада үз көчләре белән җыйган акчага таш түшәдек, әлеге эшне дәвам итәчәкбез, мондый юл авыл зиратына кадәр булачак, – диде авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов.
Иске Кадида быел яшь йорт кошлары алу өчен бирелә торган субсидиядән файдаланучылар күп булган. Кәҗәләргә, атларга субсидия алырга теләүчеләр дә бар. Кайберәүләрне урамнардагы буш йортларның күп булуы борчый. Авылдагы ферма биналарының тузып, җимерелүе дә яхшы түгел.
Искекадилыларга икенче ел рәттән пай җирләрне өчен акча түләмәгәннәр, алар шушы проблеманы да күтәреп чыкты. Халык пенсияләр түләүгә бәйле сораулар да әзерләгән.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев