Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән нефтьчесе ун төрле виноград үстерә

Лашман авылыннан Шамил Галимов виноград үстерү остасы. Йөземнең нинди генә тәлгәшләре юк аның бакчасында. Мин аларда тагын бер нәрсәгә – хуҗа үзе ясаган тандырга да кызыгып кайттым.

Уңыш дусларга да җитә

Шулхәтле дә бакчачылыкны яратып сөйләүче кеше булыр икән, кем әйтмешли, бирелеп, эченә кереп. Газетага яздырыр өчен түгел, юк: тыңларга кеше бар. Шамилның мәрхүм әтисе Миншакир Лашманның танылган бакчачысы, шулай ук мәрхүм Рөстәм абый Галимов белән бертуган булганнар икән, кан тарта диюләре хак инде.

-Виноградны күптәннән, 20 елдан артык үстерәм, беренче куакларын “кишмиш лучистый” сортын Рөстәм абый биргән иде. Аннан соң Ростовта яшәүче туганым ул яклардан өч сорт виноград җибәрде: “Тимур”, “агат Донской”, “Лидия”. Беренче икесе бездә яхшы үсә, ә “Лидия”  өлгереп бетми, - ди Шамил Миншакир улы.

Коры ел булса да, виноградка суны күп сипмәгән бакчачы. Ашламаны да кертми диярлек, химик препаратлардан бордо сыекчасын ала.

 - Аны яз көне  бөҗәкләргә каршы сиптерәм, составында  бакыр купоросы белән известь бар, - ди ул.

 –Хәзер виноградны нишләтергә?

 -Форма җыйган тәлгәшләрне, өлгерсен өчен, ачарга, кояшка күрсәтергә, яфракларын сирәгәйтергә кирәк, мин шулай итәм. Куакларны “пасынковать” итеп тору да зарур.  Ә инде яфраклары коелгач, үсемлекне кышкылыкка әзерлим. Бер тамырдан дүрт “җиң” калдырам, озынлыгын ун буын санап кисәм, яткырам да,  өстен 15 сантиметр калынлыкта туфрак белән каплап куям.

 -Ә язын?

 -Виноградларны җылыта башлагач, май башларында гына ачам.

 -Уңышы күп буламы соң? - дип тә кызыксындым.

 - Үзебез ашыйбыз, туганнарга, дусларга да арта, - ди Шамил.

Якташыбыз төрле агач куакларын бер-берсенә ялгап тәҗрибәләр үткәрергә ярата. Әнә бер төп алмагачы әллә ничә төрле алма биргән, кызылы да, яшеле дә бар. Туймәттә Рәҗәповлар миләш агачында груша үстергән дип бер язган идек, ә Шамил грушаны дүләнә (боярышник) агачында өлгерткән. Гади чиягә татлы чия (черешня) ялгаган. Шарафуганы исә  - абрикос белән слива кушылмасын - сатып алган, хәзер бакчачы бу агач нинди җимеш бирер дип көтә.

Тәмлене кем яратмый

Галимовлар хуҗалыгында кызыклы әйберләр күп инде. Балачагы, үсмер еллары Төрекмәнстанда үткән Шамил  көнчыгыш халыклары ризыкларын: пылау, сумса, җәймәләр пешерергә ярата икән.

 -"Ашыйсың килсә, хатының пешерсен, ә тәмле ашыйсың килсә – үзең пешер”, - дип көнчыгыш гыйбарәсен искә төшереп көлдереп алды ул.

Нефтьче, кулы оста Шамил беседкаларында  тандыр – эче чүлмәккә охшаш мич ясап куйган, тәмле ризыкларны шунда әзерли. Шашлыкны да шул савыт эчендә генә кыздыралар. Әле менә улларының  туган көненә каз пешергәннәр. Тандырда барысы да бик тәмле килеп чыга, ди.

Шамилның хатыны Резеда да аш тирәсендә кулын бозмый. Башлангыч сыйныфлар укытучысы бәлеш, өчпочмаклар пешерергә оста. Аеруча тортларны уңдыра икән.

Галимовлар ике ул үстергәннәр, берсенә – 24, икенчесенә, төпчекләренә 14 яшь, ул әле мәктәптә укый. Уңган гаилә матур йортларын да үзләре төзеп өлгерткән.

видео һәм фото: Марат Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев