Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән музеенда яңа күргәзмә эшли

Туган як тарихы музеенда яңа күргәзмә ачылды. Биредә олы яшьтәге райондашларыбызның кул эшләре урын алган.

- Республиканың ветераннар (пенсионерлар) Советы  “Ветераннар – милли мәдәниятне һәм традицияләрне саклаучылар” дигән бәйге игълан итте. Ул Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында уздырыла, - диде район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Миләүшә Батыршина. – Безнең районда да өлкәннәр арасында  оста куллы  кешеләр аз түгел. Шуңа да әүвәл бәйгенең муниципаль этабын оештырырга булдык. Күргәзмәгә районыбызның төрле авылларында яшәүчеләр үзләренең кул эшләрен китерделәр, аеруча, Иске Кади, Иске Үтәмеш, Күтәмә, Бәркәтә ветераннары активлык күрсәттеләр. 

Чиккән, бәйләгән, төрле материаллардан ясалган әйберләр, картиналар, фотоларны шушы күргәзмәдә дә күрергә мөмкин. Әйтик, Иске Үтәмештән Светлана Әхтәмованың декор эшләнмәләре әллә каян игътибарны җәлеп итә. Якташларыбыз арасында алмаз мозаикасы белән шөгыльләнүчеләр дә күп икән. Күргәзмәдә мондый техника белән эшләнгән берничә картина бар.

Миләүшә Тәүфыйк кызы әйтүенчә, җюри җиңүчеләрне билгели, аннары аларның иҗат эшләре Казанда узачак республикакүләм бәйге-күргәзмәдә бәяләнәчәк.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев