Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән мәктәпләрен 72 укучы тәмамлый

Быел район мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме 23 майда узачак. Бу көнне 11 сыйныфны тәмамлаучы – 72, ә 9 сыйныфта белем алган 234 укучы мәктәп белән хушлашачак.

Иң зур чыгарылыш, һәр елдагы кебек, лицейда, монда 17 егет һәм кызга соңгы кыңгырау чыңлаячак. Иске Элмәле, Яңа Элмәле һәм Күтәмә мәктәпләрендә 11 сыйныфны бары берәр укучы гына тәмамлый. Ә менә Түбән Кармалка төп мәктәбендә мондый  бәйрәм булмаячак, биредә 9 сыйныфта укучы юк.

9 сыйныфларның беренче сынаулары – төп дәүләт имтиханнары 24 майда була. Бу көнне алар тарих, физика, биология фәннәреннән имтихан тапшыра. Ә беренче бердәм дәүләт имтиханнары 26 майга билгеләнгән. Урта мәктәпне тәмамлаучылар, үзләре сайлап алган география, рус әдәбияты һәм химия фәннәреннән сыналачак.

Соңгы кыңгырау чыгарылыш сыйныф укучылары өчен генә, башкаларда дәресләр гадәти режимда дәвам итә. 1-5 сыйныфлар - 25 майга, 6-8 һәм 10 сыйныфлар 31 майга кадәр укыячак.

Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев