Чумачка мәчетенә мемориал аша керәсе
Райондагы кечкенә авылларның берсе - урман куенына сыенып утырган Чумачкага нигез салынуга 100 ел булды.
Чумачкалыларның бу датаны зурлап билгеләп үтү нияте бар иде, тик моңа илдәге вәзгыять комачаулады.
-Авылыбызда мемориал төзү, авыл турында буклет бастыру һәм авыл бәйрәме оештыру идеясе бар иде, - ди Чумачкада туып үскән, бүген Бөгелмә шәһәрендә гомер итүче Габдулла Латыйпов. - Авылдашларга бәйрәм оештыра алмасак та, мемориал эшләттек, буклет та дөнья күрде.
Мемориалны кайда урнаштыру хакында авылдашлар озак уйлаша һәм уртак фикергә килеп, аны авылның үзәгендә, нәкъ мәчет алдында торгызырга булалар. Хәзер дин йортына мемориал аркасы аша кереп китәргә. Моңа зур мәгънә салынган. Мәчеткә килүчеләр исемлектәге туганнарын тагын бер кат искә төшереп, алар рухына догалар ирештерә алачак. Мемориал өстенә ай урнаштыру да юкка гына түгел. Әлеге меориалның мәрмәр ташына Бөек Ватан сугышында яу кырында башларын салганнар, әлеге сугышта катнашучылар, Чумачканың имам-хатыйплары, авылның хөрмәтле кешеләренең исемнәре дә язылган.
Бу төзелешкә 400 мең сумнан артык акча тотылган һәм барысы да иганәчеләр һәм авыл халкы ярдәме белән. Нефтьчеләр өлеше – 200 мең сум, Авылдашлары Булат Латыйпов 100 мең сум биргән, авыл халкы да хәленнән килгәнчә ярдәм иткән.
-Мөмкинлек булса, мемориалга керү юлына брусчатка җәю теләге дә бар әле, - ди әлеге эшләрне оештырып йөрүчеләрнең берсе Атлас Батдалов.
20 битле буклетны Габдулла Латыйпов эшләткән. Аның тиражы – 90 данә. Чумачка тарихы, авыл турында истәлекләр, шигырьләр, фоторәсемнәр тупланган бу басма авылның һәр йортына таратыла. Яңа мемориал белән әлеге буклет, ничектер, бер бөтен булып тора. Мемориалдагы исемлек буклетта да урын алган.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев