Чумачка балының тәмен Мәскәүдә дә беләләр
Чумачка авыланнан Атлас Батдаловның умартачылык стажы 50 елдан да артык. Яшьтән әтисе янында умарталыкта үскән 14 яшьлек малайга бу җаваплы эшне ышандырып тапшыралар.
Атлас абыйның әтисе Габделбарый абый Кәләй леспромхозының умарталыгын җитәкли, билгеле, үзләре дә умарта тоталар. Әтисе 1969 елда фаҗигале төстә үлеп киткәндә аңа әле 15 яшь тә тулмаган була.
-Шуннан соң, 1977 елга кадәр, әтинең эшен мин дәвам иттем. Кама Тамагында умартачылыкка укып кайттым, - ди әңгәмәдәшем. - Әтидән өйрәнгәннәр янына анысы да ярап куйды.
Атлас абый Кара Чишмә кызы Нәкыйбә белән гаилә коргач, бәхет эзләп, Әлмәт шәһәренә китәләр, тик туган туфракның тартуы көчлерәк була, алар төп нигезгә кайтып төпләнәләр. Атлас – колхозда электрчы, Нәкыйбә кибеткә сатучы булып урнаша. Әниләре Миннури умарталарны бетерми, яшьләр дә кабат бу шөгыльне дәвам итә.
Язмыш дияргәме, Нәкыйбә апага Андреевка совхозындагы умарталыкны җитәкләргә тәкъдим итәләр. Ул анда 25 ел эшли. Умарталарның баш саны 160ка кадәр җитә.
-Бу кадәр хуҗалыкны үземә генә алып бару мөмкин түгел иде, гаиләбез белән эшләдек, - ди Нәкыйбә апа. - Балаларыбыз нык булышты, бал аертканда ярдәмгә туганнар да кайта иде. Атлас та эштән бушаган арада гел умарталыкта булды. Ил җыярга кирәксә теләсә нинди агач башына менеп китә иде. Баштарак умартадан курыктым, корт чаккач тәнем шешә иде, хәзер өйрәндем, тешләгән җирне ышкып җибәрәм дә, эшне дәвам итәбез, перчаткалар кигән юк.
Нәкыйбә Батдалова бал сату буенча планны үтәп, гел алдынгылар рәтендә йөри, еш мактала.
-Иртә китеп, төнлә генә кайткан чаклар да булды, өйдәге эшләр каенанам Миннури җилкәсендә калды, - ди хуҗабикә. - Өчәр баш сыер тоткан вакытлар да бар иде, үзебезнең умарталарны да карарга кирәк бит әле.
Бүген Батдаловларның умарталыкларында – бакчаларында 40 оядан артык умарта.
-Умарталарның баш саны артырга да, кимергә дә мөмкин. Ворроатоз чире көчәйгән елларда кортларның бөтенләй үлеп беткән вакытлары да булды, - ди Атлас абый. - Карпат токымлы әнкә умарталар сатып алып кабат үрчетеп җибәрдек. Алар бик усал түгел. Авыл уртасында тотабыз бит, Аллага шөкер, зарланмыйлар күршеләр. Тәҗрибә зур дисәң дә, әллә нинди катлаулы очраклар килеп чыга, андый чакта икәү киңәшләшеп эшлибез. Таныш умартачылар белән дә элемтәдә торабыз, киңәшләр бер вакытта да артык булмый.
Батдаловлар быел июль башларында бал суыртканнар. Беренче бал - чәчәк балы урнашып беткән диярлек. Аларның үз клиентлары бар.
-Беренче аерту начар түгел, зарланмыйбыз, аны урнаштыру проблемасы да юк. Каядыр барып бал сатып йөргән булмады, җәй башында ук заказ биреп куялар, Чирмешән, Әлмәт, Самарадан да киләләр, былтыр, хәтта Башкортстанга да сорадылар, Мәскәүгә дә алып киттеләр, 10-15әр банка алалар, - ди тәҗрибәле умартачы. - Гадәттә, җәй дәвамында өч тапкыр бал аертабыз, көзге якта көнбагыш чәчәк аткач та бал күп җыялар умарталар.
Умарта ояларына махсус рамнар белән магазин куялар, бу бал алган вакытта гаиләне борчымау өчен отышлы.
-Гадәттә, магазинны август башларында алырга диләр, тик якын-тирәдә кортларга бал җыю өчен мәйданнар булса, аны ашыгып алмаска, - дип киңәш бирде Атлас абый. - Төп оядагы рамнарны кузгатып аларның кышка әзерлекләренә комачау итмәү хәерле.
Тәҗрибәле умартачылар, бал сатып, елга 150-200 мең сум табыш алалар. Кышын бераз ял итсәләр дә, җәй эше күп умартачының. Умарталарны кышкы саклауга кую, язын чыгару, бал аерту кебек эшләрдә төп ярдәмчеләре - уллары.
-Аларның да бу өлкәдә тәҗрибәләре байтак, миннән башка гына да карый алалар, - ди әти кеше. - Бергәләп эшләгәч кызык бит ул. Шуның белән тормыш алып барабыз, Әлмәттә квартира алдык, машинаны да яңартып торабыз. Пенсиядә булсам да, әле дә нефтьчеләрдә электрчы булып эшлим. Тормыш итәр өчен Чумачкабыз бик уңайлы, табигатебез матур.
Батдаловларның абзарлары да буш түгел - сыер, ат, сарыклары, кош-кортлары да күп.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев