Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чумачка авылында инде өченче мәдәният йорты ачылды

Район үзәгеннән 40 километрлап ераклыкта, урман буенда урнашкан, бер гасырлык тарихы булган  Чумачка авылына үткән атнада кунаклар күп җыелды. Юкка түгел, сәбәбе бар – биредә, тантаналы шартларда, яңа авыл мәдәният йорты ачылды, ул утын ягып җылытыла.

-Шатлана-шатлана килдем әле яңа мәдәният йортын күрергә. Безнең авыл өчен зур вакыйга бу,  -  ди  88 яшьлек Файзә әби Сөләйманова. – Без яшь вакытта клубка йөрергә мөмкинлеге дә булмады.

50 йортлы, 107 кеше гомер итүче зур булмаган авылга җыйнак кына, 150 квадрат метрлы, 35 тамашачыга исәпләнгән мәдәният йорты төзелешенә өч миллион сум акча тотылган. Яртысы район бюджетыннан финансланса, калган чыгымнарны нефтьчеләр күтәргән. Курчак йорты диярсең. Зур булмаса да, бар нәрсәгә урын табылган, бөтен уңайлыклар бар. Артистлар өчен дә җыйнак кына бүлмә, иркен сәхнә, тамаша залы эшләнгән, хәтта санузел урнаштырырга да урын тапканнар. Мәдәният йорты тирәсен төзекләндерәсе генә калган, төзүчеләр аны язга башкарырга  ышандырдылар.

-Бу матур, иркен, җылы мәдәният йорты буш тормас дип ышанабыз, -  диде  чумачкалыларның шатлыгын уртаклашырга килгән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. – Авылда яшьләр күп булмаса да, урта яшьтәгеләр күренә әле. Сезнең фольклор коллективын район сәхнәсендә көтәбез.

Татарстан Республикасының традицион мәдәниятны үстерү үзәге директоры урынбасары  Гали Габдрахманов та Чумачка халкына тәбрикләү сүзләре җиткерде.

-Иң шатланганыбыз - бинадагы җылылык, - ди мәдәният йорты директоры Җәлил Мортазин. – Чөнки иске клубта бик салкын иде, өши-өши тамаша карауның ни кызыгы бар. Шуның өчен артистлар чакырырга да мөмкинлек юк иде. Төрле чаралар уздырганда да халык күшегеп утырды.  Бинаны утын ягып җылытабыз, җәйдән өч олау утын әзерләдек, мич бик экономияле, безгә кыш чыгарга җитә. Тирә-юнен төзекләндергәч, җәйгә мәдәният йортыбыз чәчәкләргә күмелер.

Бу көнне чумачкалылар мәдәният йортында рәхәтләнеп концерт та карадылар. Әлеге бүләкне  район һәм тирә-күрше авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре ясады.

Сүз уңаенда, бу Чумачка авылында өченче клуб. Беренчесе  80 нче елларда янган. Аннан соң яңаны төзегәннәр, ул Түбән Кармалка авыл җирлеге Советы балансында. Бәлки,  киләчәктә үзгәртеп, аны башка объект итеп кулланырлар.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чумачкада мәдәният йорты ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев