Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чүп үләннәре аздырган җитәкчегә  15 мең сум штраф салынган

Район административ комиссиясе җәй айларында йорт һәм административ биналар янында төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны штрафка тартса, кыш көне машина юлларына кар чыгаручыларга да җәза каралган.

-Кайбер авыл җирлекләрендә, район үзәгендәге  Макаринская, Кыр урамнарында юлга кар чыгаручылар бар дип зар белдерүчеләр булды, - диде район административ комиссиясе секретаре Рамилә Рәхмәтуллина. – Без халыкның хәленә керергә теләп, әлегә андыйларга штраф салмадык. Киләчәктә тагын шундый кагыйдә бозучылар булса, җәзасыз калдырмыйбыз, иң кечкенә штраф күләме дә – 2000 сум.

Гыйнвар аенда һәм февральнең беренче ун көнендә генә дә Чирмешәндә 14 күрсәтмә (предписание) бирелгән һәм алар буенча чаралар күрелгән. Район үзәгендәге кайбер сәүдә нокталары янында төзекләндерү кагыйдәләре бозылган – түбәләрдәге кар һәм боз сөңгеләре кешеләр тормышына куркыныч тудырган. Оешмалар җитәкчеләре бу кимчелекләрне берничә көн эчендә бетергәннәр. Тротуарларны кардан чистарту өчен җаваплы эшмәкәр дә өч сәгать эчендә җәяүлеләр юлын чистартып куйган. Мондый кимчелекләр кисәтүләргә кадәр эшләнсә тагын да яхшы булыр иде.

Урамга юынтык сулар түгү һәм тиешсез урыннарда реклама урнаштыру да төзекләндерү кагыйдәләрен бозу булып санала. Ел башыннан шундый гражданнарга карата ике административ беркетмә төзегәннәр.

-Үткән ел дәвамында комиссия утырышларында 68 административ эш-беркетмә тикшерелде. Тугыз кешегә 29 мең 500 сум штраф салынды, сигез гражданин 14 мең 500 сум түләсә, тагын 15 меңе бер вазыйфаи затка туры килә, - диде Рамилә Мәүлет кызы. – Югары Кәминкә авылындагы элеккеге гараж, ферма тирәләрен, җәй айларында, чүп үләннәре басып киткән, кисәтүләргә дә колак салмыйлар. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, җаваплы затларга – объект хуҗаларына саллы гына сумма чыгарып салырга туры килде.

Административ комиссия җәзә бирүче генә түгел, чисталык акцияләрендә катнашучыларга рәхмәтләр дә җиткерә, бүләкләр дә тапшыра. “Россия суы” Бөтенроссия акциясендә беренче Чирмешән һәм Түбән Кәминкә мәктәпләре укучылары, Туймәт, Түбән Кәминкә, Түбән Чегодай авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре актив катнашкан. 1 апрельдән 31 октябрьгә кадәр дәвам иткән акциядә районнан 388 кеше кушылган, алар тирә-юньнән 512 капчык чүп-чар җыеп алганнар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев