Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чит кеше исеменә кредит оформить иткән чирмешәнлене җинаять җаваплылыгы көтә

01 Июльнең соңгы атнасы, аннан алдагысы кебек үк, янгын сүндерүчеләр өчен тыныч узды. Чирмешэннең 135 нче янгын частена һәм ПЧ-73 янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына ут казалары хакында хәбәрләр булмаган.

02 23-29 июльдә район полиция бүлекчәсендә 28 хәбәр кабул ителгән. Полиция участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 14 административ беркетмә тозелгән

Районда булган бар юл-транспорт һәлакәтендә тән җәрәхәтләре алучылар бар. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 98 очрагы ачыкланган. Шул исәптән 2 машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Иске Кади авылы янындагы үләт базы территориясеннән 20 табак төсле калай урлау белән бәйле җинаятҗ эше кузгатылган.

“Кәравансарай” сәүдә үзәге территориясеннән юл билгеләренең тимер аслыкларын урлаганнар, матди зыян - 2000 сум.

Чирмешәндә яшәүче берәү Ивашкино авылы кешесе исеменә, аның ризалыгыннан башка, “Ренесанс” банкыннан 27 мең сум күләмендә кредит рәсмилләштергән. Мошенниклык гамәлләре өчен гаеплегә җинаятҗ җаваплылыгы яный.

03 Шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен 32 тапкыр чакыртканнар.Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, бу көннәрдә ОРВИ белән авыруның - 12, аллергия реакциясенең - өч очрагы теркәлгән. Бер кешегә инсульт булган, берәү үз-үзенә кул салырга маташкан. 04 Газ хезмәте слесарьлары газ җиһазлары көйләү һәм төзәтү белән бәйле 30 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев