Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең архив бүлегендә 29 меңгә якын документ саклана

Чирмешән районы башкарма комитетының архив бүлегендә 90 еллык документлар да саклана.

Бүлек җитәкчесе Роза Вәлиева күптән түгел зур бер чарага килгән җитәкчеләрне, белгечләрне архив документлары белән таныштырды, фондларда экскурсия уздырды.

Архив кабинетлары ремонттан соң яңа төс алган, кайбер җиһазлар да яңартылган. Стеллажлардагы һәр фондның үз урыны бар, документлар барлык таләпләр буенча саклана.

-Архивтагы 155 фондта 28 мең 696 документ бар, алар ел саен уртача 500-600 данәгә арта, - ди Роза Хәбибулла кызы. – Без райондагы 41 оешма белән эшлибез. Алар, 5-15 елдан соң, оешманың документларын архивка тапшырырга тиешләр.

Архивка айга уртача 100 кеше мөрәҗәгать итә, ягъни шул кадәр заявка алына. Күпчелеге хезмәт хакы һәм стажы хакында белешмә сорыйлар. Мөрәҗәгатьләр шәхси дә, шулай ук электрон рәвештә, дәүләт порталы, күп функцияле үзәк һәм пенсия фонды аша да булырга мөмкин. Белешмә 30 көн эчендә әзер була.

-Безгә туган як тарихын өйрәнүчеләр, китап язырга алынучылар да еш килә. Андыйларга да бик теләп ярдәм итәбез, - ди архив җитәкчесе. – Райондашларыбыз үзләренең яки якыннарының шәхси документларын да безгә тапшыра алалар. Архивка, саклау өчен, шундый документлар китерүчеләр дә бар.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев