Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннән Нуруллиннар кунакларын бытбылдык ите белән сыйлыйлар

Чирмешәндә яшәүче Нуруллиннар кош-корт асрарга яраталар.

Алсу һәм Илдар Нуруллиннарның ишегалларында-йортында читлектә 60 баш тавык чебиләре җим чүпли, ә сарайдагы махсус читлекләрдә 100 бытбылдык чыркылдыша. Алар инде өченче ел инкубаторда бытбылдыклар һәм тавык чебиләре чыгарып үстерәләр икән.

-Бу Илдарның хоббие, Интернеттан карап, яшь кошларны үстерү өчен браудер ясады, - ди хуҗабикә. – Ул яшь кошларга кирәкле температурага көйләнә, ә инкубаторны сатып алдык.

Үзләре өчен генә булса да, кошчылык белән шөгыльләнүче хуҗаларның сезоннары март башында ук башланган. Башта инкубаторга 75 данә тавык йомыркасы куйганнар, шуларның 60ы чебиле булган. Аларны браудерга күчергәч, инкубаторга бытбылдык йомыркалары куялар, 130 данә йомыркадан, 17-19 көннән, бармак башы кадәрле 100 сары йомгак чыккан.

Бытбылдыклар бик тере кошлар, күгәрчен кадәрле генә булсалар да, очып китәргә дә мөмкиннәр, шуның өчен аларны махсус ясалган ябулы читлекләрдә асрыйлар. Илдар монысын да Интернеттан карап, шартына китереп ясаган, савытларында сулары бетмәслек итеп җайлаган, алларында махсус катнашазык, ә йомыркалары читлекнең алгы ягына тәгәрәп төшә, бар да уйлап эшләнгән.

-Инде бытбылдыкларыбыз бер айлык булды, 40-45 көнлек кошлар йомырка да сала башлый, - ди Алсу. – Без, гадәттә, аларны кышка калдырмыйбыз, суыкларга кадәр суеп бетерәбез. Йодрык кадәрле генә түшкәләр кыздырырга бик тәмле, диетик ит. Кунаклар килгәндә ризыкларны шулардан әзерләргә тырышам. Йомыркаларын кышкылыкка туңдырып куям, ул безгә җәйгә кадәр җитә. Әле бүген дә туңдыргычта бытбылдык түшкәләре һәм йомыркалары бар. Йомырканы күчтәнәчкә дә алып барабыз.

Бытбылдыклар өчен 16 градус җылылык комфортлы икән. Илдар моны гел күзәтеп тора. Суыклар булганда сарайга җылыткыч та куя.

Хуҗа һәр иртә кошлар янына ашыга, аңа бу шөгыль бик ошый. Тавык чебиләре ризыккка талымсыз, тик бытбылдыкларга бары махсус азык кына бирәләр.

-Тавыкларны да кышкылыкка калдырмый идек, бәлки быел берәр дистәсен калдырырбыз, дибез. Гади тавык шулпага бик тәмле, аларны да көзгә эшкәртеп туңдыргычка салабыз. Кошлар белән Илдар шөгыльләнсә, мин чәчәкләр яратам, - дип Алсу мине бакчага алып чыкты.

Дөрестән дә, бакча яшеллеккә чумган, бөдрә тал ышыгындагы ясалма күлдә фонтан эшли, анда үрдәкләр йөзә. Җимеш агачлары да чәчәктә. Дистәләгән бүлмә гөлләре дә бакчага чыккан, алар махсус киштәләрдә урын алган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев