Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннән Нурмөхәммәтовлар бик күп гөмбә җыйганнар

Район үзәгендә яшәүче Ирина һәм Җәмил Нурмөхәммәтовлар ике сәгать эчендә берничә таз тутырырлык гөмбә җыеп кайтканнар.

Ирина ”Без бу гөмбәне беляк яки усак гөреҗдәсе, дип атыйбыз”, - диде. Уңышларын чистартырга, юарга дип, су колонкасы янындагы тазларга, чиләкләргә салып куйганнар. Әлеге шөгыль белән мавыгучыларның моңа әллә ни исе китмәс әлбәттә, әмма шәхсән минем бу кадәр күп гөмбә күргәнем юк иде.

 -Ирем бер көнне эштән кайтуышлый, гөмбә юкмы икән, дип посадкага кергән дә, шушы уйдыкка тап булган. Кич белән алтыда киткән идек, ике сәгать эчендә әллә никадәр чиләк тутырдык. Җәмилнең машинасында покрывал булган, савытларда урын калмагач, шуңа җыйдык. Хәзер менә юарга, чистартырга кирәк. Эше күп булса да, иренмибез: гөмбә яратабыз, чистартып тозлап куячакбыз, - ди Ирина Анатолий кызы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев