Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә ике туганга ике йорт төзелгән

Үткән ел, Республика көне алдыннан, апалы-энеле Екатерина Корнилова һәм Михаил Чупрушкиннарның үз тораклары булды.  Ике туганга район үзәгендә Мирсәет Кәбиров урамында махсус программа буенча төзелгән йортлардан ачкычлар тапшырдылар.

Бүген ике йорт та хуҗалы, бакчалары чәчкән, тирә-юньдә тәртип. Екатерина ире Александр һәм уллары Егор белән яшиләр. Михаил әлегә гаилә кормаган, үзе генә.

-Без бирегә үткән елның 1 декабрендә күчендек, яңа нигездә кыш чыктык. Рәхмәт хөкүмәтебезгә, зур булмаса да, үз куышыбыз булды, - ди Екатерина Сергеевна. – Өебез 34 квадрат метрлы, 6 сутый җиребез бар. Бакчаны эшкәртеп, яшелчәләр чәчтек, көзгә җимеш агачлары да утыртырга планлыйбыз.

Йорт зур булмаса, монда да яшәү өчен шартлар тудырылган, бер бүлмәле йортта санузел, мунча да бар. Хуҗалык кирәк-яраклары өчен сарай да ясалган.

-Өебезне зурайту, үзгәртеп кору нияте бар, тик биш ел үтимчә анда төзелеш эшләре башлый, үзгәртә алмыйбыз, бары ремонт кына ясап була, - ди хуҗабикә. – Без әлегә биредә социальнаем буенча гына яшибез. Гаилә, бала булгач, иркенрәк кирәк.

Яшь гаилә язгы-көзге пычракта юлсызлыктан да интегә икән.

Шенталада медицина белгечлеге алган Екатерина “Чишмәкәй” балалар бакчасында эшли, бәләкәй Егор да шул бакчага йөри. Ә йорт хуҗасы Александр – нефтьче.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X