Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннән Фирдәвес Нуретдинова бәрәңгене салам астында үстерә

Чирмешән авылында яшәүче Фирдәвес Нуретдинова бәрәңге утыртканда, алганда да кулына көрәк тотмый.

Фирдәвес Әсхәт кызының бәрәңгене гадәти булмаган ысул белән үстерүен ишеткәнем бар иде. Аның тәҗрибәсе газета укучыларга да кызыклы булыр дип уйлыйм.

-Мин Бәркәтә авылында Әлфия апа Галиеваның бакчасын күреп кайткач, шул ысулны кулланып карарга булдым, - ди ул. - Инде менә өч ел бәрәңгене шулай үстерәбез.

Фирдәвес Нуретдинованың бәрәңгеләре махсус түтәлләрдә үсә. Аларның киңлеге бер метр чамасы, араларындагы сукмак 30-40 сантиметр. Түтәлләрнең кырыйлары шифер белән әйләндереп алынган.

-Түтәлләрне ясаганда төбенә тирес салып чыктык. Терлекләр асрагач аны да урнаштырырга кирәк. Аннан соң өстенә сукмактагы туфракны салдык, - ди Фирдәвес Әсхәт кызы. - Менә шул туфракка кул белән аз гына чокыр ясап бәрәңге орлыгын куям. Бәрәңгене шахмат тәртибендә утыртам. Каты корттан (проволочник) котылу өчен көл, дегет суы, суган кабыгы да салып калдырам. Бәрәңгене кул белән җиңелчә генә күмдерергә. Аннан соң түтәлләрнең өстен 15-20 сантимер биеклегендә ваграк салам белән каплап куябыз.

Дөрес, ул туфракка утыртылган бүлбедән озаграк шытып чыга икән. Җәй буе бәрәңгене утарга да, йомшартырга да, өяргә дә кирәк түгел. Сирәк кенә, эт эчәге яки саламнан төшкән бөртек үсеп чыгарга мөмкин, аны сукмактан  үрелеп кенә өзеп алырга була. Бәрәңгенең сабагы артык куерып киткәндә, бакчачы анда салам яки йорт тирәсеннән чабылган үләнне өстәп чыга.

-Ел коры килсә дә, яңгырлы чакта да уңыш начар булмый, - ди оста. - Явым-төшем сирәгрәк булганда салам дымны саклый, кояш нурлары да артык кыздыра алмый. Яңгырлар ешаеп киткәндә дә салам коткара, артык дым аска китә. Сукмактан гына йөрегәч, түтәлләр тапталмый, йомшак. Июль-август айларында ук яңа бәрәңге ашый башлыйбыз. Мин аны туфрактагы бәрәңге кебек төбе белән казып алмыйм, тавык астыннан йомырка алган кебек, саламны күтәреп эреләрен алам, ә ваклары көзгә кадәр үсә. Бәрәңге уңышын җыяр вакыт җиткәч тә кулга көрәк тотмыйбыз, сабакларны йолкып, селкибез генә. Бәрәңгеләр дә чиста була.

Түтәлгә салган салам көзгә кадәр тулысынча диярлек таркалып бетә, ашламага  әйләнә. Бәрәңге утыртыр алдыннан бу җирне сәнәк белән бераз кузгатып кына җибәрәләр.

Хуҗабикә бәрәңге орлыгын көздән сайлап, махсус тартмаларга тутырып, базда саклый. Яз җиткәч, аларны тартмалары белән теплицага куеп үрдерәләр. Бүген орлыкларын баздан чыгарганнар.

-Бер елны, тәҗрибә формасында, бәрәңгесеннән башка, тамыр җибәргән үрентене генә утыртып карадым. Бәрәңге үсте, тик уңышы гына начаррак булды, - ди Фирдәвес Әсхәт кызы.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев